Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә хакимиятендә 2019 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү нәтиҗәләре ясалды

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә 2019 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турындагы хисап белән эш башкару һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү секторының әйдәп баручы белгече Рөстәм Кадыйров чыгыш ясады.

Бөгелмә муниципаль районы гражданнарына уңайлы булсын өчен, Бөгелмә муниципаль районының рәсми сайтында “Интернет-кабул итү” эшли, анда теләге булган һәркем тәкъдим, гариза, шикаять белән почта һәм электрон адреска мөрәҗәгать итә ала.

Шулай ук халык белән үзара хезмәттәшлекне оештыру, мөмкин кадәр үтемлелек, ачыклык һәм хәбәрдарлыкны тәэмин итү кысаларында, гражданнар почта аша яисә Бөгелмә муниципаль районы Советының эш башкару һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итә алалар.

Бөгелмә муниципаль районы муниципалитетына 2019 елга кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләү Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә гамәлгә ашырыла. Язмача килгән барлык мөрәҗәгатьләр дә электрон хәбәрләр рәвешендә, гражданнарның шәхси һәм күмәк мөрәҗәгатьләре билгеләнгән тәртиптә теркәлгән.

2019 елда муниципалитетка 2 465 язма мөрәҗәгать кергән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 22%ка кимрәк, 2017 ел белән чагыштырганда, 29%ка кимрәк.

Хакимият бинасының беренче катында (холлда) язмача мөрәҗәгатьләр өчен почта тартмасы бар. Аннан узган елның 12 аенда 452 хат алынган. 130 коллектив мөрәҗәгать каралды, коллектив мөрәҗәгатьләргә кул куйган гражданнар саны 3 592 кеше тәшкил итте.

2019 елда, алдагы хисап чорларындагы кебек үк, гражданнар мөрәҗәгатьләренең иң активлыгы коммуналь-көнкүреш хезмәте күрсәтүгә, торак-коммуналь сфераны үстерүгә, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча билгеләнде – 716 мөрәҗәгать. Торак урыны бирү яки торак шартларын яхшырту мәсьәләсе буенча гражданнардан – 143, халыкны социаль яклау мәсьәләсе буенча 279 мөрәҗәгать керде. Законлылыкны һәм хокук тәртибен саклау мәсьәләләре буенча - 64 мөрәҗәгать. Алты аноним шикаять керде. Барлык тикшерүләр үткәрелде һәм тиешле чаралар күрелде.

Гражданнарны шәхси кабул итү кысаларында, Бөгелмә районы башлыгы һәм вазифаи затлар тарафыннан 702 кеше кабул ителде. Шулай ук, гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, гаризада бәян ителгән мәсьәләләрне җентекләп карау максатыннан, шәһәр халкына эш сәфәре кыла.

Эш башкару һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү секторы тарафыннан шулай ук мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар, һәм кабул ителгән чаралар буенча күчмә тикшерүләр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса