Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз!

Иртәгә, 22 март көнне сәгать 11.00 дә шәһәребезнең мәдәният һәм ял паркында (Балалар паркы) Нәүрүз бәйрәме була. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча "яңа көн" (нәү - яңа, рүз - көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән...

Иртәгә, 22 март көнне сәгать 11.00 дә шәһәребезнең мәдәният һәм ял паркында (Балалар паркы) Нәүрүз бәйрәме була.

Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча "яңа көн" (нәү - яңа, рүз - көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.

Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса