Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ноябрьск шәһәрендә беренче тапкыр төбәкара «Дуслык фестивале» оештырдылар

Фестивальдә чәк-чәк бәйгесе булган.

Ноябрьск шәһәрендә беренче тапкыр төбәкара «Дуслык фестивале» узды. Фестивальдә Ямал-Ненец округыннан да, Татарстаннан һәм Сургуттан килгән кунаклар да катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Сургут татарларының милли-мәдәни автономиясенз сылтама белән хәбәр иткәнчә, чара татар мәдәниятен саклау, үстерү һәм аңа ярдәм итү, иҗтимагый оешмаларның, иҗат коллективларының һәм башкаручыларның эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан оештырылган.

Фестивальдә иң яхшы чәк-чәк бәйгесе була. Унсигездән артык оста рецепты, татар тәм-томы турында сөйләп, үз чәк-чәген тәкъдим иткән.

Сургут шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Дания Әфләтунова «Кәләш бәйләме» дип аталган туй чәк-чәге әзерләгән. Кәләш бәйләме итеп бизәлгән чәк-чәкне әзерләү барышын видеога төшереп, экранда күрсәткәннәр.

Фестиваль кунаклары арасында Татарстаннан җырчылар Фердинанд Фәтхи һәм Вәис Бәйрәмов катнашкан, диелә хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса