Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ноябрь аенда Бөгелмә районында ЮХИДИ штрафлары буенча бурычлы кешеләргә 34 административ материал төзелде

Аларны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча 15 тәүлеккә кадәр түләмәүчеләрне кулга алу турында сигез карар кабул ителде, тагын 14 кеше штрафка тартылды, калган материаллар карап тикшереләчәк, дип хәбәр итә «Бөгелмә газетасы».

- Җәзаның котылгысыз булу принцибын гамәлгә ашыру кысаларында Дәүләт автоинспекциясе суд приставлары хезмәте белән тыгыз элемтәдә эшли. Әлеге кагыйдә бозучыларның бердәм базасы түләмәүчеләрне үз вакытында ачыкларга һәм җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә.  Штраф түләүдән баш тарткан гражданнарга ике тапкыр күләмдә яңа штраф яки арест кына янамый. Машина йөртү хокукыннан да, хәтта ирекләреннән дә мәхрүм ителергә мөмкин. Шулай ук хокук бозучылар Россиядән читкә чыгу хокукын чикләү белән дә җәзага тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса