Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Нәни бөгелмәлеләр, шырпы уенчык түгел, ә ут уен түгел

Учакны, ягьни плитәдә янып киткән тастымалны сүндерү артык катлаулы гамәл түгел. Ә менә чын бәла - янгын чыкканда нишләргә, кем ярдәм итә? Билгеле, янгын сүндерүчеләр. Бары тик алар гына тиз арада килеп җитеп, дөрес һәм тиз эш итеп, кешеләрне зур бәладән коткаралар. Аларның моның өчен утта янмый торган махсус киемнәре...

Учакны, ягьни плитәдә янып киткән тастымалны сүндерү артык катлаулы гамәл түгел. Ә менә чын бәла - янгын чыкканда нишләргә, кем ярдәм итә? Билгеле, янгын сүндерүчеләр. Бары тик алар гына тиз арада килеп җитеп, дөрес һәм тиз эш итеп, кешеләрне зур бәладән коткаралар.

Аларның моның өчен утта янмый торган махсус киемнәре бар, башларында - корычтан эшләнгән каска, аякларында исә - уңайлы итекләр. Шуңа күрә янгын сүндерүче курыкмыйча ут эченә барып керә. Аларның машиналары да махсус техника белән җиһазландырылган: су белән тулы цистерна, махсус күбек салынган бак, складлы баскыч, кирәкле урынга - янгын чыккан җиргә барып җитү өчен озын шланглар. Мондый машиналарга сирена да куелган, янгын чыккан урынга барганда урамда башка машиналар юл бирсен өчен кирәк ул. Санаулы минутларда янгынга килеп җиткән бригада, утның катлаулылыгына бәя биргәннән соң, кирәк булган очракта, өстәмә көчләр дә чакыралар һәм төп эшләренә - утны сүндерергә тотыналар.

Алар янгынны нәрсә белән сүндерәләр соң? Махсус шлангалардан су сиптерәләр. Суны шлангларга насос белән китерәләр. Моннан тыш, янгынны махсус күбек ярдәмендә дә бетерергә мөмкин. Ул янгын сүндергечләрдә була.

Янгын сүндерүчеләр складлы баскычлар ярдәмендәтәрәзә һәм ишекләр аша югары катларга күтәреләләр, кешеләрне янгыннан коткаралар. Янгын көчле һәм катлаулы булганда, моның өчен махсус җиһазландырылган вертолеттан да файдаланалар.

Балалар, шуны истә тотыгыз: ут белән сак булыгыз, янгын чыккан очракта, иң беренче итеп, "01" телефоны аша янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз.

Ю. ШӘЙХЕТДИНОВА,

21 нче янгын сүндерү часте инженеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса