Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Нива” машинасы өчен киртәләр юк!

Сабан туенда "Автоцентр "ИНТЕР" үз программасын оештырган иде. Биредә "Нива" автомобиленең 40 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Шул сәбәпле халык өчен "НИВА 4Х4" машинасына тест-драйв (автомобильдә йөреп карау) узды. Сабантуй аланында 39 бөгелмәле "Нива" көчен сынады. Яңгыр ишеп яуса да, "Нива" автомобиле юбилее шау-гөр килеп торды. Биредә "Казан егетләре", шоу-балет -...

Сабан туенда "Автоцентр "ИНТЕР" үз программасын оештырган иде. Биредә "Нива" автомобиленең 40 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Шул сәбәпле халык өчен "НИВА 4Х4" машинасына тест-драйв (автомобильдә йөреп карау) узды. Сабантуй аланында 39 бөгелмәле "Нива" көчен сынады.

Яңгыр ишеп яуса да, "Нива" автомобиле юбилее шау-гөр килеп торды. Биредә "Казан егетләре", шоу-балет - "7-Чувство", Лениногорск шәһәреннән килгән җырчы Айгөл Әхмәтова һ.б. күңелне җилкендерде. Сабантуйга дип килгән халык "Автоцентр "ИНТЕР" мәйданчыгында тукталып ял итте, тест-драйв үтү өчен заявка тутырды. Элина Исрафилованың җиңел кулы белән бу эш башланып та китте.

- Машинам иске, аны яңартасы килә. Биредә тест-драйв акциясе үткәрелә дигән мәгълүматны ишетү белән үземә "мин катнашачкмын" дип сүз биргән идем. Менә хәзер яңа машинада йөреп карыячакмын. Болай күздән кичердем инде, машина җанга ятышлы, матур итеп ясалган: педалләре йомшак, гидроруле, кондиционеры бар, кузовы ошый, - ди ул.

Тарихка күз салсак "ВАЗ-2121" автомобилен, халыкта аны күбрәк "Нива" дип йөртәләр инде, заводтан серияле төстә 1977 елның апрелендә чыгара башлыйлар. Бер елдан соң ул Брно шәһәрендә узган күргәзмәдә үз классында иң яхшы автомобиль дип табыла һәм алтын медальгә лаек була.

Машинаның яңа моделе искесеннән, әлбәттә, бермә-бер аерыла. Күп элементлары яңадан ясалган. Төрле юлларда йөри ала торган машинаның двигателе 16 клапанлы, бензинда эшли. Динамикасы арту сәбәпле, ул ягулыкны аз ашаячак. Тышкы яктан машина бай, зәвыклы булып күренә, эчендә куркынычсызлык мендәрләре дә куелган. Көзгеләрен автомат рәвешендә дөресләп була, алдагы креслолар җылытыла икән.

-Бер тапкыр күрүең, мең тапкыр ишетүеңннән яхшырак, дөресрәге, машинаны үзең руль артына утырып карап, сынарга кирәк, шуннан соң гына аның яхшы сыйфатларын санап була. Бу автомобиль башка машиналар үтә алмаган җирләрдән дә йөри ала. Менә шушында "драйв" дигән хисне тоясың инде ул. Бер сүз белән әйткәндә, "Нива" машинасы төрле трассалар өчен яраклы, - ди "Автоцентр"ИНТЕР" җәмгыяте җитәкчесе Игорь Дашук яңа машинаны мактап.

Тест-драйв башлануга, халык ат чабышы узган мәйданны урап алды. Биредә яңа машина биек үргә, тирән чокырга төшеп, тезелгән бүрәнәләр, махсус ясалган күпер аша узды. Бөгелмәлеләр белән тәҗрибәле инструкторлар йөрде. Тест-драйвта Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, Сабантуйга килгән кунак ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да катнашты. Алар да чиратлашып машинаны сынады.

-Бу машина Россиянең легендасы, ул безнең илдә генә түгел, чит илдә дә популяр. Мин "Нива" машинасын командировкаларда булганда Франциядә, Германиядә дә күргәнем булды. Машинада экстремаль йөрүне мин хуплыйм, шуңа күрә тест-драйвта катнаштым. Тәэсирләр бары уңай. 40 ел эчендә машина баланслы автомобильгә әверелгән, аның руле артында утыру горурлык хисе тудыра, - ди Линар Закиров.

Бу көнне машина йөртеп карау мәйданчыгында гына түгел, ә аның янында ясалган сәхнәдә дә "кызу" иде. "Казан егетләре"нә кушылып халык җырлады, биеде. Бер сүз белән әйткәндә халыкта "Автоцентр"ИНТЕР" җәмгыяте оештырган чара 2017 елның Сабант уеның иң якты мизгеле булып истә калачак.

LADA 4х4 машинасын сатып алырга теләүчеләр Бөгелмә шәһәренең Ягъфәров урамының 87 йортында урнашкан "Автоцентр"ИНТЕР" җәмгыятенә мөрәҗәгать итә ала. Белешмә өчен телефон: 8(85594) 9-40-54.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса