Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нинди комиссия ул?

Бөгелмәлеләргә ТКХ хезмәтләренә түләгән вакытта процентлар “тагалар”, шулай да моннан котылуның бер юлы калган әле...

Комиссиясез, ягъни өстәмә акча сарыф итми генә ничек итеп түләргә соң? Әле күптән түгел генә бюджетны саклау максатыннан, бөгелмәлеләр акчаны ЕРЦ кассасына барып түлиләр, яисә ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша күчерәләр иде. Соңгысы бигрәк тә уңайлы: социаль изоляцияне дә саклап була, вакыт та янга кала. Әмма халыкның күпләп шушы юл белән түләүгә күчүе булды, өстәмә түлисе комиссия акчасы да барлыкка килде.  

Бушлай сыр

Гыйнвар аенда якташларыбызны уңай булмаган сюрпризлар көткән булып чыкты. Башта җылылык өчен галәмәт зур саннар язылган түләү кәгазьләре килде, ә аннары исә факттагы саннар буенча исәпләнгән күрсәткечләр буенча ТР дәүләт порталы аша түләгәндә каяндыр “комиссия” дигәне килеп чыкты да тагын кесәгә сукты.   

– Квартир өчен портал аша күптән түлим инде мин. Үземнекен дә, әти-әниемнекен  дә. Гыйнвар аенда “түләргә” дигән төймәгә басар алдыннан соңгы санның мин түләргә тиешле сан белән тәңгәл килмәгәнен күреп алдым. Түләү документында “комиссия” дигән яңа юл пәйда булган икән бит. Кәефем кырылды дисәм, бу сүз генә минем хәлемне аңлатып бирә алмас иде. Акча мәсьәләсендә күпләрнең болай да авыр чорлар кичергән вакыты, ә монда, әзләп-әзләп булса да, өстәмә рәвештә акча янчыгын “сава” торалар, – дип, үз фикерләре белән уртаклаша Алевтина Антонова.

Комиссия һәркем өчен түгел

Комиссия бик үк зур түгел түгелен – 0,8%, әмма факт үзе генә дә ни тора. Банкларга процент түләмәс өчен ЕРЦ кассасына озын-озын чиратта торган чакларда бөгелмәлеләргә торак-коммуналь түләүләрен “ТР дәүләт хезмәтләре порталы аркылы түләгез” дип, күпме тукыдылар бит... Анда да процентлар юк, җитмәсә, чират та торасы түгел, ә пандемия вакытында бигрәк тә кулай – чир йоктыру куркынычы юк, янәсе. Шулай да 2021 ел әлеге экономия режимын сайлап-сайлап кына “билгеләгән” икән. Коммуналь түләүләрне портал аша башкарганда, банкларның барысы да комиссия алмый икән.    

«Игътибар итегез, «Татэнергосбыт» АҖ җибәргән документлар буенча торак-коммуналь түләүләре өчен комиссия күләме 2021 елның 3 гыйнварыннан “Ак Барс банк” карталары белән башкарганда – 0, башка банклар карталары аша 0,8 процент тәшкил итә. Үзгәрешләр РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 5 маенда чыгарган “РФнең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 1164нче карарына нигезләнә”, – диелә ТР дәүләт хезмәтләре сайтындагы белдерүдә. 

Ягъни элек кулланучылар комиссияне ике тапкыр: берсен – коммуналь хезмәтләр тарифларында, икенчесен банкта түләгән булсалар, әлеге карар моны тыйды. Хәзер барлык очракларда да комиссия банкларда кулланучының үзе тарафыннан түләнә. 

Кайда күбрәк

Татарстанда ТКХ түләүләрен дәүләт хезмәтләре порталы аша түләгәндә комиссия нибары 0,8 процент тәшкил итә (Россия буенча – 2 процент). Ә “Ак Барс банк” карталары хуҗаларына ул бөтенләй “нуль”гә тиң. Шул рәвешле банк үз клиентларына мәрхәмәтен күрсәтергә булган. Клиентлары өчен комиссияне ул, мөгаен, үз кесәсеннән чыгарыр. Торак-коммуналь хезмәтләрен ТР порталы аша түләүдә нинди альтернатива барын һәм кайда күпме артыграк түләргә туры киләчәген ачыклау өчен без берничә банкка мөрәҗәгать итеп карадык.   

“Сбербанк”та “тере” акча белән түләгәндә – 3, терминал аша – 2, ә карта аша түләгәндә 1 процент артык алачаклар. «Ак Барс»та акчалата түләсәгез, комиссия 1,5 процент булачак, әмма 100 сумнан да ким түгел. Ә “ВТБ”да карта аша түләгәндә комиссия алмыйлар.   

– Бу айда бөтен түләүләремне дә “Сбербанк” картасы буенча мобиль кушымта аша түләдем. Комиссиянең барысын да җыеп исәпләгәндә, 100 сумлап артык килеп чыкты, – ди   Анна Теплякова. – Бер карашка, күп тә түгел инде үзе, тик барыбер күңелле күренеш түгел. Ни өчен ул комиссияне счетларына акча керә торган оешмалар түгел, ә кулланучылар түләргә тиеш соң? Банклар белән килешүне алар төзи ләбаса?! 

Бер иске дус ике яңасыннан ышанычлырак

“Татэнергосбыт” АҖ сайтында шәхси кабинет аша түләсәң, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә комиссия алмыйлар. Вакыт тарафыннан тикшерелгән гап-гади ысул. Бик бәрәкәтле дә: вакытны да, акчаны да янга калдырырга, өстәвенә нервыларны сакларга да ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, 27 гыйнвардан “Татэнергосбыт”ның Бөгелмә филиалы һәм халыкка хезмәт күрсәтү офисы клиентларны түбәндәге адреста кабул итә:  Бөгелмә шәһәре, Х. Ямашев урамы, 7нче йорт.

Наталья Быстрова

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса