Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Нина Павлова китапларын укыйбыз” акциясе

Уку - җан азыгы.

26нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Нина Павлова китапларын укыйбызакциясендә катнаштылар. Китапханәче белән бергә балалар язучының гаҗәеп табигать дөньясына сәяхәт кылдылар. Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әсәрләр белән танышканнан соң, балалар төрле үсемлекләр, чәчәкләр, кошлар, күбәләкләр турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Ә кычкырып уку өчен акциядә катнашучылар Табылдык” (“Находка”) хикәясен сайладылар. Хикәяне уку, укылган әйберләр турында фикер алышу, гаҗәеп бөҗәкләр турында әңгәмә белән чиратлашып барды. Балалар игътибар белән тыңладылар, аларга яшь умартачы бик ошады. Укудан соң, балалар табигать турында табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, мастер-класста катнаштып, яратып өлгергән бал кортларына аппликация ясадылар.

 

Любовь ДОРОФЕЕВА,

5нче номерлы китапханә-филиалының әйдәп баручы китапханәчесе

Наталья ОХМАН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса