Ни өчен урамда көндез ут яна?
Шәһәр мэры Линар Закировның кабул итү бүлмәсенә, "Горсвет" ҖЧҖ диспетчерлык хезмәтенә мәрәҗәгать итүләр, социаль челтәр аркылы шикаятьләр килүе сәбәпле, бөгелмәләргә ни өчен көндез урамнарда ут янып торуы хакындагы аңлатманы "Горсвет" ҖЧҖ директоры Р.Р.Манасыпов бирә. "Лампаларны алыштыру һәм светильникларны ревизияләү барышында урамда утның янган булуы кирәк. Караңгы вакытта әлеге эшләрне башкару...
Шәһәр мэры Линар Закировның кабул итү бүлмәсенә, "Горсвет" ҖЧҖ диспетчерлык хезмәтенә мәрәҗәгать итүләр, социаль челтәр аркылы шикаятьләр килүе сәбәпле, бөгелмәләргә ни өчен көндез урамнарда ут янып торуы хакындагы аңлатманы "Горсвет" ҖЧҖ директоры Р.Р.Манасыпов бирә.
"Лампаларны алыштыру һәм светильникларны ревизияләү барышында урамда утның янган булуы кирәк. Караңгы вакытта әлеге эшләрне башкару куркынычсызлык таләпләре буенча катгый тыела. Бу дөнья буенча кулланыла торган кагыйдә, һәм бүгенге көндә бүтән технология гомумән юк. Ә шәһәр халкының электроэнергия чыгымнарын алардан түләтү турындагы шикаяте дөреслеккә туры килми. Чөнки "Шәһәрне төзекләндерү" маддәсе, "Урам яктыртылу челтәрен тәэмин итү" бүлеге буенча барлык чыгымнарны шәһәр бюджеты каплый. Димәк ул берничек тә ОДН түләүләренә кертелә алмый".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа