Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әни булу берни түгел, булса дәүләттән ярдәм (бүләкле бушлай тартма, пособие һәм башка «бонуслар» турында)

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасыннан соң илдә демография күзгә күренеп яхшырыр, мөгаен.

Ник дигәндә, пособиеләр артуы, ана капиталының үсүе – яшь гаиләләр өчен сизелерлек ярдәм.

«Шәһри Казан» балаларга республикабызда нинди пособиеләр түләнелүен һәм аларны ничек алырга мөмкинлеген барлады.

Тартманы кемнәргә бирәләр?

1 гыйнвардан алып, Татарстанда балаларга  бүләкләр белән тартмалар тапшырыла башлады. Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла.
Мондый бүләк кемгә тәтиме? Иң элек гаиләнең даими рәвештә Татарстанда гомер итүе һәм уртача кереме яшәү минимумыннан артмау шарт итеп куела. Бүләкләрне бала тудыру йортыннан чыкканда бирәләр.

Бүләге дә бүләге!

Тартманың эчендә ниләр булуы һәр кешегә дә кызыклыдыр, мөгаен. Әлеге кирәк-яракларны кибеттән сатып ала башласаң, шактый ук чыгымнар китәчәк. Ә бүләк исә яшь гаиләгә чыннан да зур ярдәм.
Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, әлеге тартмада яңа туган балага кирәкле барлык әйберләр дә бар.
– Бу – кышкы  комбинезон, киез итекләр, памперслар, юрган, юындыру кирәк-яраклары, кер юу порошогы. Гаиләләр бүләкне бала тудыру йортында да, яшәү урынында да алырга хокуклы. Әлеге тартмалар бала туып, алты айга кадәр бирелә, – ди министр.
Комплектның гомуми суммасы – 8 мең сум. Әлеге әйберләр барысы да Татарстанда җитештерелгән. «Яңа туган бала бүләге»н быел республикадагы 4,4 мең гаиләгә тапшырырга ниятлиләр.

Бүләкне ничек алырга?

Әлеге акциядә катнашып, дәүләт тарафыннан каралган бүләкне алу өчен бала тудыру йортына гаиләдәгеләрнең уртача кереме хакында белешмә тапшыру сорала. Аны республиканың матди ярдәм үзәгеннән (компенсацияләр түли торган үзәк) алырга кирәк.
Әгәр дә әни кеше инде баланы Татарстанда түгел, ә башка өлкәдә табып, бүләкне яши торган җирендә алырга тели икән, ул очракта:
– башка төбәктә бала табуын раслаучы документны;
– Татарстандагы бала тудыру йортыннан бүләк алмау хакында белешмәне;
– баланың туу турындагы танык­лыгы күчермәсен әзерләргә тиеш була.
Гаиләдәге һәр кешенең уртача кереме хакында белешмә алу өчен, үзәккә түбәндәге документларны тапшырырга тиеш:
– гаиләдәге һәр кешенең керемен күрсәтә торган документлар;
– гаилә әгъзаларыннан шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә рөхсәт (ирекле формада);
– әгәр булачак ана үзәккә йөкле вакытта мөрәҗәгать итә икән, хатын-кызлар консультациясеннән белешмә;
– бала Татарстаннан читтә туып, теркәлгән очракта, баланың туу турындагы таныклыгы күчерелмәсе;
– бала чит илдә туган очракта, аның тууы һәм теркәлүен раслаучы белешмә;
– гаилә Татарстаннан читтә теркәлгән очракта, никахны теркәү хакында таныклык күчерелмәсе кирәк.
Ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итүченең паспорт белән килүе сорала.

3 яшькә кадәр ярдәм

2020 елның 1 гыйнварыннан алып, гаиләләрендә беренче яисә икенче  бала туган гаиләләрдә пособиеләрне элеккеге кебек 1,5 яшькә кадәр түгел, ә 3 яшькә кадәр түләячәкләр. Моннан тыш, гаиләдәгеләрнең кереме 1,5 яшәү минимумы итеп түгел, ә 2 яшәү минимумы буларак исәпләнәчәк.  
– Әлеге түләүләр керемнәре 60 мең 510  сумнан артмаган һәм беренче балаларын алып кайткан гаиләләргә каралган. Мондый пособие балага өч яшь тулганчы түләнәчәк һәм аның күләме 9 мең 373 сум тәшкил итәчәк, – дип белдергән иде бер әңгәмәдә Эльмира Зарипова.

Айлык пособие 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр туган (яисә уллыкка алынган) беренче яисә икенче балаларга каралган. Гаиләдә өченче бала туган очракта, аңа мондый түләүләр булмаячак. Беренче балага пособие федераль бюджеттан түләнелә. Ә икенче балага исә ана капиталы хисабына.

Гаризаны кайчан бирергә?

Балага 3 яшь тулганчы пособие алырга телисез икән, моның өчен бала тугач ук алты ай эчендә гариза язу кирәк. Бу очракта пособие өзелмичә түләнәчәк. Әгәр дә инде балагызга 1,5 яшь тулып узган икән, пособие тиешле органнарга мөрәҗәгать иткән көннән түләнелә башлый.

Пособие алу өчен социаль яклау органнарына:
паспорт;
баланың туу турында таныклыгы;
гаилә әгъзаларының соңгы 12 айда булган керемнәре хакында белешмә.
Әгәр дә гаилә әгъзаларының берәрсе эшсез икән, ул чагында хезмәт кенәгәсе дә кирәк булачак.

7 еллык декрет

Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында балаларга пособиене 7 яшькә кадәр түләргә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, әлеге түләүләр 1 гыйнвардан исәп­ләнеләчәк. Әмма ул һәр гаиләгә дә бирелми. Моның өчен гаиләдәгеләрнең кереме яшәү минимумыннан азрак булу шарт. Россия буенча яшәү минимумы уртача 11 мең сум тирәсе исәпләнелә.

Шуны да онытмаска кирәк: әлегә бернинди канун да, имзаланган Указлар да юк. Шуңа да тумаган тайның билен сындырырга ашыгу кирәкмәстер.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова фикеренчә, кешеләргә яшәү шартларын яхшырту өчен шартлар тудыру кирәк. Моның өчен илкүләм проектлар да, күп төрле программалар да гамәлдә.

– Пособиеләр бөтен мәсьәләләрне дә хәл итә алмый. Әмма бу – бик җитди һәм зур адым. Президент Юлламасын тыңлаучылар аңлагандыр, хәзер хатын-кыз бала тәрбияләү буенча декрет ялында 3 яшькә кадәр түгел, ә 7 яшькә кадәр утыра ала. Барлык мәсьәләләр дә комплекслы хәл ителергә тиеш. Чөнки илебезнең яхшы халәте безнең никадәр булуыбызга бәйле. Сугыштан соңгы еллар белән чагыштырганда, илдәге халык саны ике тапкырга кимеде. Дәүләт исә яшьләрне бала табуга стимуллаштырырга гына түгел, финанс ярдәме дә күрсәтергә тиеш, – диде депутат.

Республика «бонуслары»

Өстә санап кителгән пособие­ләрдән тыш, Татарстанда гаиләләргә өстәмә ярдәм итү дә каралган. Мисал өчен, өч баласы булган гаиләләр балалар бакчасына түләүдән азат ителә. Шулай ук аз керемле, өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә дарулар алу өчен елына 3 мең сумлык сертификатлар тапшырылачак. Биш һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләгән, аз керемле гаиләләр өчен керемнәре яшәү минимумына җиткерә торган өстәмә пособие каралган.

Әниләр ни уйлый?

Әлмәттә яшәүче биш бала әнисе Рәдифә Ногманова:
– Путинның Юлламасын карадым. Беренче балага ана капиталы бирәм, икенче балага өстәлә дигән сүзгә бик шатландым. Әмма ул акчаны алу җиңел генә түгел. Өч яшькә кадәр балаларга өстәп акча түлибез дә дигән иде ул. Мисал өчен, минем дүртенче балага ике яшь, ул пособие миңа түләнелми. Беренче һәм икенче балага гына каралган. Кызыксына башлаган идем, баксаң, икенче балага пособие ана капиталыннан түләнелә икән. Безнең дәүләтнең шуны түләрлек тә мөмкинлеге юкмы икән?! Башка илләргә ярдәм итәләр. Үз халкын кайгыртуны максат итеп куйсыннар. 7 яшькә кадәр пособие түләргә дигәннән соң, мине социаль яклау идарәсенә чакырдылар. Әмма алар миңа өстәмә эш тәкъдим итеп, шул эш бәрабәренә «мескенлектән» чыгу юлын аңлата. Мин өйдә ике бала белән утырам. Калганнарын түгәрәкләргә  йөртергә, мәктәпкә озатырга кирәк. Мин кай­чан эшләргә тиеш икән?

Ана капиталын икенче балага алган идек. Өченче балага җир алу бәхетенә дә ирештек, чөнки канун чыккач та иң беренчеләрдән булып гариза яздык. Җиребез бик яхшы урында булды. Әмма хәзер Әлмәттән 70-80 чакрым ераклыктагы авыллардан тәкъдим итәләр дип укыганым бар.

7 яшькә кадәр пособие алу ул реаль әйбердер. Әмма аны бирү өчен бик нык «иләячәкләр» әле. Мин пособие алу өчен 6 айга бер тапкыр керемнәрем хакында белешмә тапшырам. Шул ук вакытта минем исемдә булган җир биләмәсен, автомобильләрне керем итеп саныйлар.

Балалар бакчасына түләүләр дә шулай. Мин кызларым бакчага киткәч, бушка йөрерләр дип уйлый идем. Алай түгел икән. Мин башта үземнең керемемнән бакча өчен түлим, аннан ул миңа берничә айдан кире кайтарыла һәм икенче тапкыр керем итеп санала.

Казанда яшәүче өч бала әнисе Рәмилә Низаметдинова:

– 2018 елда өченче бала тугач, җир кишәрлеге алырга чиратка бас­кан идек, әмма аны ким дигәндә тагын өч ел көтәсе әле. Хәзер 2014-2015 елда туганнарга гына бирә башладылар. Икенче балага бирелгән ана капиталын ипотекага файдаландык. Түләү суммасы бераз кимеде. Балаларга 7 яшькә кадәр пособие түләү кануны Татарстанга да кагылса, әйбәт булыр иде.

Лилия ЛОКМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса