Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нәфисәдән – нәфис сүз

Татарстан Республикасында Президентыбыз каршында эшләп килүче Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Туган телләр елы уңаеннан әдәби әсәрләрне сәнгатьле итеп укучылар өчен “ТАТАR CҮЗЕ” дигән нәфис сүз сөйләү бәйгесе игълан итүе һәм анда барлыгы дүрт меңгә якын кеше катнашуы турында газетада хәбәр иткән идек инде.

Казанда 21 февральдә – Туган тел көнендә – шулар арасыннан сайлап алынган “иң-иң”нәр катнашында зур
тамаша-концерт узды.

 

Татар сүзе

(Бәйгедә Фоат Галимуллин чыгышыннан соң туган хисләр)

Минем телем Сезнекедәй түгел,

Әйләнүе башка төрлерәк:

Авазларым чыга кытыршырак,

Ә Сезнеке – моңлы, көйлерәк.

 

Минем телдән сүз катырак чыга,

Ә сезнеке чыга агылып.

Сезнең сүзләр безне сыйпый сыман,

Җылыта сыман җанга кагылып...

Минем телем никтер майланмаган,

Күчәреме кипкән, тутыккан...

Сезнең кебек матур сөйләп булмый,

Ә сәбәбе – моңдыр юклыктан.

 

Мин тыңлыйм да Сезне уйга калам:

Яңгырашы нинди аһәңле!

Фоат абый, берәр серең бардыр,

Яшермәче, зинһар, әйт әле?!

 

Кемнәр салды сиңа мондый тавыш?

Кайдан күчте шундый матур тел?

Син – өлгесе безнең халкыбызның,

Кызым тыңлый сине, шуны бел!

 

Минем кызым бүген, Нәфисәм дә,

Чыгып басты олы сәхнәгә!

Фоат абыйсыдай матур итеп,

Сәнгатьле һәм нәфис сөйләргә!

Якташыбыз Әсгать Закировның бу тәэсирле шигырендәге Нәфисә кем соң ул дисезме?

Әлеге шигырь авторының оныгы ул. Шәһәребездәге Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясенең 3 “А” сыйныфында укый. Нәфис сүз остасы, Фәнис Яруллинның “Карга белән чыпчыклар” мәсәлен укып, әлеге бәйгедә үз номинациясендә мактаулы өченче урынны алган. Төрле номинацияләрдә призлы урыннарга лаек булган 30 конкурсант арасында, махсус чакыру алып, мәркәзебездә узган тантанада шәхсән катнашкан. Әлбәттә, үзе генә түгел – әнисе Альбина,  әбисе Миләүшә, бабасы Әсгать һәм, билгеле инде, укытучысы Рушания Әхәт кызы Гафиятуллина белән бергәләп барган ул анда. Шунысын да әйтеп үтү урынлы булыр, Әсгать әфәнде очрашу тәэсирендә туган бу шигырен, тиз арада язып, шул тантанада ук татар сүзе остасы, галим Фоат Галимуллинның үз кулларына тапшырган да. 

Ә Нәфисә бик тырыш укучы, мәктәбен, укытучысын, туган телен бик ярата. Татар шагыйрьләренең шигырьләрен уку, ятлап сөйләү генә түгел,  хәтта үзе дә, кулына каләм алып, иҗат итәргә омтылышлар ясый: “Эх, Бөгелмә, син нинди матур безгә!..”, “Кичә әни бәбигә: “Син болай чибәр нигә?” кебек юллары, мәсәлән, яшь шагыйрә туып килми микән дигән фикергә этәрә.

Булдырасың, Нәфисә! Сиңа алга таба да бәхет һәм уңышлар гына телибез.

Сүз соңында – якташларыбыз-дан Акбаш авылы ветераннар оешмасы җитәкчесе Абруй Насыйрованың да әлеге бәйгедә катнашканы, мәртәбәле Рәхмәт хатына лаек булуы турында алдарак язган идек инде. Ә Нәфисәнең бәйгедә сөйләгән мәсәлен сез безнең сайтта, социаль челтәрләрдә карый, тыңлый аласыз.  

Әлфинур Шәвәлиева

Фото: Әсгать Закиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса