Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тик имин булсын дип, Ватаным!

БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов Ватанны саклаучылар көне уңаеннан якташларыбызга ихлас котлауларын ирештерде.

"Туган җир иминлеге, тыныч тормыш хакына хезмәт итүдән дә бөегрәк эш юктыр ул. Кайсы өлкәдә генә эшләсәк тә, безне бер нәрсә - шәһәребез, районыбыз мәнфәгатьләрен күздә тотуыбыз берләштерә, һәрберебез Бөгелмәнең үсешенә үзеннән өлеш кертә.

Кыюлыклары, каһарманлыклары илебез тарихына алтын хәрефләр белән язылган кешеләргә: әтиләргә-әниләргә, бабайларга һәм әбиләргә тирән ихтирам белән аерым мөрәҗәгать итәсе килә - сез безгә ничек яшәргә, ничек эшләргә кирәклеген күрсәткән үрнәк булып торасыз.

Ватанны саклау дигән һөнәрне сайлаганыгыз өчен, хәрбиләр, полиция хезмәткәрләре, махсус хезмәт ияләре, сезгә рәхмәтебез чиксез. Сез шәһәр-район тормышында актив катнашасыз, Бөгелмә халкының тынычлыгын, иминлеген саклыйсыз. Кораллы көчләр сафларында хезмәт иткән һәм бүгенге көндә өйдән читтә булган, киләчәктә солдат буласы яшь егетләребезгә дә рухи һәм физик ныклык телим.

Кешелекнең көчле затлары, һәм-мәгезгә эшегездә уңышлар, сәламәтлек, тыныч-аяз күк йөзе, гаилә бәхете телим, бар ниятләрегез гамәлгә ашсын! Һәрвакыт сафта булыгыз, илебезнең чын патриотлары булып калыгыз!" - диелә котлауда.

БМЗда яңа директор

Бөгелмә механика заводына яңа директор килде. Моңа кадәр "Татнефть" ААҖ аппаратында идарә начальнигы урынбасары булып эшләгән.

Михаил Викторович Швецовны завод коллективы белән "Татнефть" ААҖ баш инженеры Наил Ибраһимов таныштырды.

Элекке җитәкче Сергей Мартыновка башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, хөрмәтләп озаттылар. Ул тиздән "Татбурнефть" ҖЧҖ идарәче компаниясе директорының беренче урынбасары булып эшкә керешәчәк.

Шәһәр мэры Илдус касыймов Бөгелмә механика заводының шәһәрдә бюджетны тотып торучы зур предприятие булуын искә алып, барлык казанышларының да 2 мең кешелек коллектив тырышлыгы белән ирешелгәнлеген әйтте. Предприятиенең куәтле җитештерү базасына, бай традицияләренә нигез салган, бүген заводның алтын фондын тәшкил итүче ветераннарның өлеше аеруча зур. БМЗ шулай ук хезмәт династияләре белән дә дан тота: биредә гаиләләре белән эшләүчеләрнең гомуми стажы ике йөз елдан артып киткән хезмәтчәннәр бар. Завод көче белән шәһәребезнең Яшьләр сарае, күпкатлы йортлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелде. Алга таба да шушы курс-тан тайпылмый эшләү бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: хәбәр котлау Илдус Касымов