Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәтер көне

15 октябрь көнне Бөгелмәбезнең үзәк мәчете ашханәсендә 1552 елда Казанны саклап шәһит киткәннәрне искә алу мәҗлесе узды. Хәтер мәҗлесе киң колачлы булып, анда татар зыялылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, мәчет әһелләре - барлыгы 100ләп кеше катнашты. Хәзрәтләрнең тирән эчтәлекле вәгазьләре, зыялыларыбызның милләт язмышы, татар тарихы турындагы чыгышлары...

15 октябрь көнне Бөгелмәбезнең үзәк мәчете ашханәсендә 1552 елда Казанны саклап шәһит киткәннәрне искә алу мәҗлесе узды. Хәтер мәҗлесе киң колачлы булып, анда татар зыялылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, мәчет әһелләре - барлыгы 100ләп кеше катнашты.

Хәзрәтләрнең тирән эчтәлекле вәгазьләре, зыялыларыбызның милләт язмышы, татар тарихы турындагы чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады.

Бу олуг чараны җирле эшмәкәр, Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе һәм һәвәскәр тарихчы Хәмзә Фәхрулла улы Мотыйгуллин оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: яңалык хәбәр мәчет 15 октябрь хәтер кене