Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тәүге киңәшмә

Яңа елның беренче эш көнендә хакимият бинасында эшлекле киңәшмә узды. шәһәр һәм районда халыкның имин тормышын тәэмин итүче һәрбер хезмәт вәкилләре, гадәттәгечә, озын кышкы яллар вакытында булып үткән вакыйгаларга нәтиҗә ясадылар. Чагыштырмача тыныч... Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, Яңа ел бәйрәмнәре фаҗигаләрсез үткән. Исерткеч эчемлек кулланучылар шактый күп булса...

Яңа елның беренче эш көнендә хакимият бинасында эшлекле киңәшмә узды. шәһәр һәм районда халыкның имин тормышын тәэмин итүче һәрбер хезмәт вәкилләре, гадәттәгечә, озын кышкы яллар вакытында булып үткән вакыйгаларга нәтиҗә ясадылар.

Чагыштырмача тыныч...

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, Яңа ел бәйрәмнәре фаҗигаләрсез үткән. Исерткеч эчемлек кулланучылар шактый күп булса да, Бөгелмә шәһәре һәм районында оператив хәл тотрыклы калган. Ялларда полиция хезмәте тарафыннан махсус рейдлар, төрле чаралар үткәрелгән. 1-10 гыйнварда җинаятьләр һәм закон бозу очраклары турында 90 хәбәр һәм гариза теркәлгән.

Файдалы һәм күңелле

Кышкы каникуллар вакытында укучы балалар катнашында бәйрәм чаралары гына үткәрелеп калмады, ә мәктәп яны лагерьлары да эшләде. Биредә балалар төрле чараларда катнаштылар һәм предмет олимпиадаларына әзерләнделәр.

Яңа билетлар

Бу елдан яңа юл йөрү билетлары гамәлдә булачак. Социаль ташламаларга ия булган кешеләр шәһәр эчендә һәм район авылларына 30 тапкыр йөрергә 342 сумга (өлкәннәр өчен) юл йөрү билеты сатып алу мөмкинлегенә ия булачак. Балалар өчен бу сумма 206 сум тәшкил итәчәк. Шәһәр маршрутында йөрүчеләр өчен мондый билетның әллә ни файдасы юк, ә менә авылларга еш йөрүчеләр өчен шактый кулай булачак.

Уттан калмый...

1-10 гыйнварда районда 4 янгын чыгу очрагы теркәлгән, бу, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, 2гә кимрәк. Алар нәтиҗәсендә Яңа Сумароково авылында 1 кешенең гомере өзелгән.

Ау сезонын бутаган...

Райлан авылы тирәсендә Р.ны тотканнар. Аның автомобиль салонында атып алынган кыргый кабан табыла. Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылган.

Сәламәтлеккә зыян салу

1 гыйнварда Орша урамы 42 нче йорт подъездында сәламәтлеккә зыян салу очрагы ачыклана. Биредә Е. 2 кешене пычак белән яралый, алар үзәк район хастаханәсенә җибәрелә. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерү эше алып барыла.

Милек җинаяте

Лазо урамында К.га һөҗүм итәләр: аның курткасын һәм баш киемен урлыйлар. "Кайнар эзләр" буенча 1985 елгы беркайда да эшләмәүче егет тоткарлана.

Металл караклары

6 гыйнварда ит комбинаты мәйданында билгесез затларның металл торбалар урларга маташулары хакында хәбәр килә. Әлеге җинаятьне кылучы 4 карак ЮХИДИ экипажы тарафынннан бик тиз тоткарлана. Аларда, урланган торбалардан кала, металл кисә торган җиһазлар да була. Бу гамәлдә гаепләнүчеләргә карата шулай ук җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: чара ут