Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшәү шартын җиңеләйтү өчен

25 октябрь көнне Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә Татарстан Рес-публикасында "Доступная среда" программасы үтәлеше өчен каралган чараларга кыскача аңлатма бирүгә багышланган брифинг узды.

Әлеге программа кысаларында мөмкинлекләре чикләнгәннәргә бу тормышта яшәү шартларын җиңеләйтүне үз эченә алган әлеге программа үтәлешенә 2011-2012 елларда 700 миллион сум акча тотарга планлаштырылган. Аның яртысы - Россия Федерациясе, яртысы Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен пандуслар булдыру, шулай ук белем бирү, сәламәтлек, мәдәният, транспорт өлкәләрендә уңай якка үзгәрешләр көтелер дип фаразлана. Бүгенге көндә инде коляскада йөрүчеләрнең үз баскетбол командасы бар. Алар өчен шулай ук бал биюләре дә оештырыла.

Бу программаның үтәлешенә физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар үзләре үк күзәтчелек итә һәм киңәшләрен биреп бара ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: яңалык министр хәбәр среда