Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тарифлар үсеше көтелә

31 гыйнвар көнне коллегия утырышында ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Рәүзил Хаҗиев бу елны тарифлар 1 гыйнвардан түгел, ә 1 июльдән артачак дип белдерде. Шулай итеп, 2012 елның беренче яртысында 2011 ел тарифлары сакланачак.

Газ өчен бәя бер генә тапкыр үзгәрәчәк, 1 июльдән ул бер куб метр өчен - 4 сум да 1 тиен (НДСны исәпкә алып), үсеш 14,9 процент тәшкил итә. Электр энергиясе - кВт/сә­гатенә 2 сум 57 тиен булачак, 5,76 процентка үсә дигән сүз. Җылылык энергиясен катнаш җитештерүне кулланган халык өчен 1 июльдән 508,8 сум/Гкал булачак, бу - 6 процентка; ә 1 сентябрьдән 534,24 сум/Гкал, ягъни тагын 5 процентка үсеш көтелә дигән сүз. Салкын суга бәяләр 1 июль­­­дән куб метрына - 16,04, 1 сен­­­тябрьдән 16,75 сумга әй­ләнә­чәк. Суга тарифларның уртача үсеше 2,5 процент тәш­кил итәчәк.

Чират - мәктәпләргә

Агымдагы елның җәендә Бө­гелмәнең алты мәктәбе капиталь ремонтланырга тиеш.

Болар - шәһәребездәге ур­та белем бирүче уку йортлары арасында иң иске биналарда эшләүче 5, 6, 8, 9, 12 нче мәктәпләр һәм Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе. Биналарны капиталь ремонтлау өчен акча республика бюджетыннан биреләчәк. Гомумән алганда, мәктәпләрне ремонтлау эше 2012-2014 елларга исәпләнгән. Программа нигезендә, Татарстанда барлыгы 700дән артык мәктәп бинасы яңа сулыш алыр дип ният ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: яңалык тарифы