Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сәламәтлек өлкәсендә алгарыш

10 гыйнвар көнне Министрлар Кабинетында узган видеокиңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов 2011 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясады.

Министр Татарстан Республикасында 19 елга беренче тапкыр халык санының табигый артуын иң мөһим нәтиҗәләрнең берсе буларак билгеләп үтте. Ул бу үсеш үлүчеләр саны кимү һәм туучылар саны артуга бәйле дип белдерде. 2011 елда 50 мең 443 бала туган. 2010 ел күрсәткечләренә караганда, 1 мең 652 балага артык. 47 мең 35 кеше вафат булган, бу күрсәткеч 2010 елдан 2 мең 678 кешегә ким.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә иреш-кән нәтиҗәләрнең тагын берсе булып бер яшькә кадәрге сабый балаларның үлем саны кимүе тора. 2012 елның 1 гыйнварыннан яңа туган балалар Европа системасы буенча теркәлә башлая-чак. Элекке система буенча 28 атнага кадәр, авырлыклары бер килограммнан ким туган балаларның күпчелеге үле туган дип теркәлгән. Андый авырлыктагы балалар Россиядә бик сирәк исән кала торган булган. Бүгенге көндә республикада яңа технологияләр үсеш алган. Моның нәтиҗәсендә 22 атнадан туган 500 грамм авырлыктагы балалар исән туган дип теркәлә башлаячак һәм аларны карау өчен барлык шартлар да тудырылган. Яңа системага күчү балаларның гомерен саклап калу мөмкинлекләрен, ә димәк, нарасыйларның санын да арттырыр дип көтелә.

"Республикада уртача яшәү дәвам-лылыгы - 71 яшь, бу Россия күрсәткечен-нән ике елга артык. Әлеге күрсәткечне 85 яшькә җиткерү безнең төп максат булып торырга тиеш. Моны булдырырга көчебездән килә. Ул күп керем таләп итми", - дип белдерде Айрат Фәррахов.

Сүрәләр дә өйрәнделәр, таудан да шудылар

9 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә кышкы каникуллар чорында эшләгән мөселман балалар лагерен ябу тантанасы булып узды.

Анда балаларның әти-әниләре, мәчеткә йөрүчеләр, җирле матбугат хәбәрчеләре катнашты. Бәйрәмдә лагерьга йөргән балаларга, аларның әйдаманнарына, тәмле ашлар белән сыйлаган пешекчеләргә истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез: мәчет каршында 6 көн дәвамында эшләгән лагерьда 40ка якын бала Коръән сүрәләрен өйрәнделәр, догалар ятладылар. Шулай ук алар һәр көнне мәчет янындагы тауда шудылар. Бу балаларны бигрәк тә сөендерде, чөнки шәһәрдә мондый уңайлы шугалаклар бик аз бит. Тагын бер яңалык: лагерь җитәкчелеге балалар белән очрашуга ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырган иде. Алар балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Лагерьда булуның соңгы көнендә чаңгы базасына экскурсия оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: сәламәт