Мөнәсәбәтләр аныкланды
14 октябрь көнне Түбән Кама шәһәренең хакимият бинасында "Татарстан Республикасында хакимият органнары һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре эшчәнлеге" дигән темага киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Президенты аппараты җитәкчесе Ю.Камалтынов, ТР матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе М.Моратов, Түбән Кама шәһәре мэры А.Метшин, хакимият вәкилләре, мөхәррирләр катнашты. Сөйләшүдә чыгыш ясаган вәкилләр: республиканың...
14 октябрь көнне Түбән Кама шәһәренең хакимият бинасында "Татарстан Республикасында хакимият органнары һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре эшчәнлеге" дигән темага киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ТР Президенты аппараты җитәкчесе Ю.Камалтынов, ТР матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе М.Моратов, Түбән Кама шәһәре мэры А.Метшин, хакимият вәкилләре, мөхәррирләр катнашты. Сөйләшүдә чыгыш ясаган вәкилләр: республиканың әйдәп баручы телерадиокомпания, газета-журнал мөхәррирләре, хакимиятнең матбугат хезмәткәрләре гражданнарга мәгълүмат җиткерү формалары турында фикер алыштылар. Киңәшмә эшендә катнашучылар үзләре өчен шуны аныкладылар: мәгълүмат оператив, төгәл һәм объектив булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа