Йорт-җирегез имин булсын!
3-12 октябрьдә, инде хәбәр иткә-небезчә, республикада йорт, подъезд, квартирлар куркынычсызлыгы атнасы узды. Операциянең максаты торак секторны җинаятьчеләрнең кыңгыр гамәлләреннән саклау дәрәҗәсен күтәрү иде.
Эчке эшләр министрлыгы уздырган видеокиңәшмәдә әлеге чара барышында Бөгелмә ведомстводан тыш сак бүлегенең иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәнлеген хәбәр иттеләр. Әлеге бүлек объектларны, квартирларны, шәхси йортларны, гаражларны сак астына алу эшен дәвам итә. Йорт-җире исән-имин булсын диючеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны 6-68-23 телефоны аша бирә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа