Ноябрь бәйрәмнәре
Ноябрь башы, гадәттәгечә, быел да тоташ бәйрәмнәрдән тора.
Россия күләмендә бер генә бәйрәм - 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне булса, Татарстанда моңа 6 ноябрь дә өстәлә. Ә бу көнне быел бездә икеләтә бәйрәм - Татарстан Конституциясе көне һәм Корбан гаете, 6 ноябрь якшәмбегә туры килгәнлектән, аның ялы дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, быел ноябрь башында без тоташ 4 көн - 4, 5, 6, 7 ноябрьләрдә ял итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа