Армиягә – банк картасы белән
Быел көзге чакырылыштан башлап, 1 елга хезмәткә китүче Татарстан егетләренә, хәрби хезмәткә китүче сумкасы һәм кесә телефонына өстәп, банк картасы да биреләчәк. Гомумән, "ВТБ-24" банкы картасы бөтен Россия буенча хәрбиләрдә кулланылышта булачак, димәк, һәрбер хәрби частьта аның банкоматлары торачак. Әлеге банк карталарына рядовойлар хисабына аена - 400 сум, сержантларга 500...
Быел көзге чакырылыштан башлап, 1 елга хезмәткә китүче Татарстан егетләренә, хәрби хезмәткә китүче сумкасы һәм кесә телефонына өстәп, банк картасы да биреләчәк.
Гомумән, "ВТБ-24" банкы картасы бөтен Россия буенча хәрбиләрдә кулланылышта булачак, димәк, һәрбер хәрби частьта аның банкоматлары торачак. Әлеге банк карталарына рядовойлар хисабына аена - 400 сум, сержантларга 500 сум акча салыначак. Банк карталары 5-10 көндә әзерләнә. Шул рәвешле, хәрбиләр белән исәп-хисап үзәкләштереп башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа