Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әйтер сүзләр күп булды

15 февраль - Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне алдыннан БМР башлыгы И.Касыймов "Боевое братство" оешмасы вәкилләре белән очрашты. Сүз интернационалист-сугышчыларның, аларның толларының, әфган сугышында балалары һәлак булган солдат әниләренең проблема-лары турында барды.

Торак һәм аны ремонтлау, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, җәмәгать оешмаларына власть ярдәме, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә түләү, ветераннарның ялын һәм дәвалануын оештыру, һәйкәлләрне һәм мемориаль такталарны вандаллардан саклау һ.б. - барлык сорауларны да игътибар белән тыңлап, уртага салып сөйләшкәч, И.Касыймов аларның контрольгә алыначагын һәм очрашуның киләчәктә даими диалог рәвешендә дәвам иттереләчәген әйтте.

Полиция сәясәттән тыш

7 февральдә Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы И.Хөснетдинов сәяси партияләр вәкилләре: "Единая Россия" бүлеге башкарма комитеты белгече К.Круглов, ЛДПР бүлеге җитәкчесе М.Литвин, "Справедливая Россия" бүлеге советы җитәкчесе И.Каюмов, КПРФ шәһәр комитетының беренче һәм икенче секретарьлары Э.Мөхәммәтшин һәм В.Натальин белән очрашты.

Киңәшмәдә РФ Президентын сайлау көнендә җәмәгать тәртибен саклау, төрле партияләр күзәтчеләренең үзара һәм комиссия әгъзаларына, сайлаучыларга мөнәсәбәте турындагы сораулар каралды. Бүлек начальнигы полициянең сәясәттән тыш булуын әйтеп, 4 март көнне сайлаулар тыныч-имин үтсен өчен барлык чаралар да күреләчәген ышандырды, дип хәбәр итәләр БМР эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәтеннән.

Имамнар белем эсти

6 февральдән 16 февральгә кадәр - 10 көн дәвамында Бөгелмә районы мәчетләре имамнары Россия Ислам институтында мөселманнарның Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган курсларда белемнәрен арттыра. Курсларда Коръән, тәҗвид, фикхъ, Ислам тәгълиматы, татар дин белеме тарихы, психология фәннәре һәм имамнарның вазифалары турында өстәмә мәгълүматлар биреләчәк. 72 сәгатьлек курсларда барлык имамнар да, ә алар уннан артык кеше, дини белем нигезләре буенча квалификацияләрен күтәрә.

Билбау көрәше

10-12 февральдә Алексеевск шә-һәрендә 1995-1996 елгы яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча ТР беренчелеге үтте. Бу чарада республика район һәм шәһәрләреннән 26 команда, 300 көрәшче катнашты. Шәһәребез данын "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Киеренке көрәштә беренче урынны Айназ Алтынбаев (8 нче мәктәп), ә өченче урынны Дания Үзбәкова (3 нче мәктәп) яулады. Тренер-укытучылары - Илдар һәм Индус Фәттаховлар, Петр Усачев. Айназ Алтынбаев 24-26 февральдә Уфа шәһәрендә үтәчәк Россия берен-челегендә Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: боевое братство афганистан