Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Нефтьче” ремонтка мохтаҗ

ТР Спорт министры Владимир Леоновның физкультура коллективлары вәкилләре белән очрашуы вакытында Бөгелмә районында 114 спорт корылмасы, шул исәптән Карабашта “Нефтьче” спорт-сәламәтләндерү комплексы эшләү турында хәбәр ителде.

Бу республиканың көньяк-көнчыгышындагы иң яхшы комплексларның берсе, анда хезмәт көненнән соң ару-талчыгулардан, стресслардан арынырга, көч-дәрман тупларга була.

Безнең эшчәнлек халыкка спорт-ял хезмәтләре күрсәтүгә һәм төрле яшьтәге кешеләрнең физкультура-сәламәтләндерү мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә юнәлтелгән, – дип сөйли учреждение директоры Татьяна Панина. – Менә дигән 25 метрлы йөзү бассейны, авыр атлетика белән шөгыльләнү өчен бина, волейбол, баскетбол һәм мини-футбол уеннары өчен зур һәм кечкенә заллар, шәрык  көрәш төрләре белән шөгыльләнү өчен аерым бүлмә бар. Бездә универсаль манеж-арена, анда ел саен “Татнефть” компаниясе Кубогы ярышларында катнашучы “Девон” хоккей командасы шөгыльләнә һәм матчлар уздыра. Моннан тыш, комплекс территориясендә уен мәйданчыклары һәм җиңел атлетика юлы булган искиткеч стадион урнашкан. Киләчәктә өч спорт дисциплинасын берләштергән триатлон секциясен ачарга телибез. Бувелосипед ярышлары, йөгерү һәм йөзү.

Беренче сыйныфтан башлап, физкультура дәресенең укыту программасы буенча бездә Карабаштагы ике мәктәпнең дә балалары йөзү белән шөгыльләнәләр һәм бу сөендерә. Башлангыч классларда укыганда балала йөзү техникасын тулысынча үзләштерә, ә дүртенче ел ахырына укучылар үзен суда иркен тота, кроль, брасс, аркада һәм ирекле стильдә яхшы йөзәләр.

“Нефтьче” спорт-сәламәтләндерү комплексы штатында 58 хезмәткәр эшли, шул исәптән – тренерлар һәм слесарьлар. Бассейнның санитар торышын күзәтеп торучы ике медицина хезмәткәре бар. Биредә ике сәгать саен дезинфекция ясала. Барысы да югары педагогик белемле остазлар, үз эшләренең осталары. Балалар белән тренерлар: Айрат Хәйретдинов (хоккей), Лариса Катермина (физик культура), Вера Соколова (өстәл теннисы) һәм башкалар шөгыльләнә. Штаттан эшләүче, төп эштән буш вакытларында төрле секцияләр алып баручы, балаларга һәм яшүсмерләргә физик яктан үсәргә ярдәм итүче спорт сөючеләр дә бар. Алар арасында – Эльвир Шәфиев (тхэквондо), Марсель Гомәров (милли көрәш). Шәхси автомашиналарында яшь спортчыларны ярышларга алып баралар, алар анда медальләр яулыйлар һәм киләсе ярышларга әзерлиләр.

“Нефтьче”дә шахмат, балалар һәм ир-атлар волейболы, йөзү секцияләре дә эшли. Биредә фитнес-дәресләр уза, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен Сәламәтлек төркеме бар. Шулай ук гәүдә-умыртка баганасы бозылган балалар белән сәламәтләндерү чаралары да оештырыла. Спорт комплексына инвалидлар һәм күп балалы гаиләләр бик теләп йөри. Сүз уңаенда, алар өчен керү бушлай, ә башка карабашлылар өчен – нибары 40 сум. Сәламәт яшәү рәвешен яратучылар арасында бер көн эчендә волейбол уйнарга да, штанга күтәрергә дә, бассейнда рәхәтләнеп йөзәргә дә мөмкин һәм андыйлар бар.

Стадионда да, паркта да күп кенә мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла. Кышын пенсионерлар һәм балалар чаңгы ярышларында катнашалар. Укытучылар укучылар белән физкультура дәресләре үткәрәләр, кардан чистартылган йөгерү юлларында велосипедчылар шөгыльләнә.

Әмма бүген “Татнефть” җәмгыяте төзегән комплекс районда ныклы ремонтка мохтаҗ бердәнбер спорт объекты дип әйтергә була. Аның ачылуына 17 елдан артык вакыт узды, җиһазлар һәм рухи, һәм физик яктан искергән, еш кына ватыла. Краннар даими ага, насослар үз функцияләрен үти алмый. Фильтрларны алыштыру кирәк. Биредә җылылык газ түгел, ә электр энергиясе ярдәмендә тәэмин ителә, ул бассейн ванналарын һәм комплексны җылыту өчен шактый финанс чыгымнары сорала. Бюджетта акча җитми, ремонт чыгымнарына да акча юк.

“Нефтьче” спорт-сәламәтләндерү комплексы  коллективының хыялы – бу базада спорт мәктәбе булдыру, аны тәмамлагач, балалар таныклык ала, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша, югары нәтиҗәләргә ирешә алырлык булсын иде. 

Сергей БРЮХАЧЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса