Наталья Сазонова: “Җырлау бит ул – зур бәхет”
“Прялица” халык фольклор ансамбле солистлары уналты елдан артык рус халкының гореф-гадәтләрен бөгелмәлеләргә җиткерә.
Бөгелмә шәһәре һәм районы элек-электән җыр-моңга гашыйк кешеләре белән дан тоткан. «Җәүһәрләрне — бөртекләп» рубрикасында шәһәребездә һәм авылларыбызда яшәп, мәдәният өлкәсендә иҗат итүче талантларыбыз белән таныштыруны дәвам итәбез. Проектыбызның чиарттагы кунагы бик күп муниципаль, региональ, халыкара бәйгеләр җиңүчесе «Прялица» халык фольклор ансамбле.
Әлеге коллективны Техника йортында Наталья Васильевна Сазонова оештыра. Анда 35 яшьтән өлкән яшьтәге кеше шөгыльләнә. Коллективның составы катнаш: 6 ир-ат, 19 хатын-кыз.
2007 елның мартында Техника йортында эшләүче ике эшлекле, тынгысыз җанлы ханым Наталья Васильевна Сазонова һәм Галина Алексеевна Рыжова «Прялица» фольклор рус ансамблен оештырырга булалар. Коллектив рус мәдәнияте белән мавыккан кешеләрне берләштерә, алар әби-бабалары җырлаган борынгы җырларны үсеп килүче буынга җиткерергә, хәзерге заман тамашачысында аларга карата мәхәббәт уятырга телиләр.
Бөгелмәлеләрнең мәһәббәтен яулаган коллектив турындагы тулы мәкаләне "Бөгелмә авазы"ның 28нче санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа