Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

"Наше время «Безнең заман»IX фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе башланды

2021 елгы Фестиваль Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.

IX «Наше время – Безнең заман» фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында старт алды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән.

Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (һәм команда составында 45 яшькә кадәр) яшьләр катнаша ала.

Гадәттәгечә, фестиваль зона этапларыннан башлана. Быел алар Әлмәттә, Түбән Камада, Казанда һәм Яшел Үзәндә узачак.

Җиңүче командага-Гран – при иясенә ТР Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак.

«Безнең заман геройлары» махсус призы иясе 300 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.

Катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр рәсми сайтта кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса