Наркотикларсыз тормыш,Сәламәт яшик, тыныч яшик, якташлар!
26 майда Бөгелмә муниципаль районы территолриясендә "Наркотикларсыз тормыш" дигән республикакүләм чара башланып китте. Наркотик матдәләрне куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә туры китереп оештырылган бу акция 26 июньгә кадәр дәвам итә. Бүгенге көндә бик тә мөһим һәм актуаль булган мондый чараны үткәрү кирәклеге турындагы карар Татарстан Республикасы наркотикларга...
26 майда Бөгелмә муниципаль районы территолриясендә "Наркотикларсыз тормыш" дигән республикакүләм чара башланып китте. Наркотик матдәләрне куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә туры китереп оештырылган бу акция 26 июньгә кадәр дәвам итә.
Бүгенге көндә бик тә мөһим һәм актуаль булган мондый чараны үткәрү кирәклеге турындагы карар Татарстан Республикасы наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында кабул ителде. Айлык оештыруның төп максаты - республика территориясендә наркотикларга бәйле вәзгыйтьне яхшырту, шулай ук дәүләт хакимияте, җирле үзидарәләр, хокук саклау, органнарының, гражданнарның һәм халыкның көчен туплап, наркоманиянең һәм наркотикларга бәйле җинаятьләрнең таралуына каршы тору мәсьәләләрен бергәләп хәл итүгә юнәлтү.
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында киң масштаблы чаралар оештыру планлаштырыла. Шул исәптән, гражданнарның күмәк туплана торган урыннарга профилактик рейдлар оештыру, халык белән очрашулар үткәрү, "ышаныч телефоннары"ның эшен яңартып җибәрү күздә тотыла. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм андый тормышка юлның нидән башлануы, яшүсмерләрдә наркотикларга каршы мөнәсәбәт уяту һәм тәрбияләүгә юнәлдерелгән лекцияләр белән чыгыш ясаячаклар, әңгәмәләр корачаклар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә шәһәре һәм районы бүлеге якташларны "Наркотикларсыз тормыш" акциясендә катнашырга һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә үзләреннән лаеклы өлеш кертергә чакыра.
Әфьюн белән бәйле законсыз гамәлләр, яисә наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы эшчәнлек турында ни дә булса беләсез икән, 02 яки 6-95-02 телефоннары аша эчке эшләр бүлегенең дежурныена шылтырата аласыз. Телефоннар тәүлек әйләнәсенә эшли. Алынган мәгълүмат шунда ук тикшереләчәк.
Бу юнәлештә җитди эш бара инде. Мисал өчен, шушы көннәрдә "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында, Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең наркоконтроль хезмәткәрләренә беркайда да эшләмәүче, элек тә хөкем ителгән 27 яшьлек гражданинның наркотикларга бәйлелектән котылу өчен дәваланып ятучы бер танышына наркотик матдә тапшырырга тиешлеге турында мәгълүмат килеп ирешә.
Полиция хезмәткәрләре әлеге ир-егетне койма аркылы бер төенчек ыргытырга җыенганда тоткарлыйлар. Соңыннан ачыклануынча, бу бөгелмәле теге иптәше белән бергә дәвалану курсы узган булган икән. Монысы алдарак чыккан һәм, наркотик матдә табып, иптәшенә "күчтәнәч" бирергә ниятләгән.
Экспертлар төенчектә 1,1 грамм мәк саламы экстракты булуын ачыклыйлар. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 30 нчы маддәсе, 3 нче бүлегендә һәм 228 нче маддәсе, 3 нче бүлегендә каралган гамәл өчен (шактый күләмдә наркотик матдә сатарга омтылу) җинаять эше ачылды. Хәзер тикшерү бара.
Сәламәт яшик, тыныч яшик, якташлар!
Бөгелмә муниципаль районы
эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа