Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе – эштә

Республика наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең 28 март көнне узган утырышында министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җирле үзидарәләренең наркотик чараларының таралуына каршы тору һәм халыкның наркотиклар куллануын профилактикалау юнәлешендә 2015 елда алып барган эшчәнлекләренә йомгак ясалды, 2016 елга планнар билгеләнде. "Татарстанда наркотикларга бәйле вәзгыять турында" докладны Россиядә наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль...

 

Республика наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең 28 март көнне узган утырышында министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җирле үзидарәләренең наркотик чараларының таралуына каршы тору һәм халыкның наркотиклар куллануын профилактикалау юнәлешендә 2015 елда алып барган эшчәнлекләренә йомгак ясалды, 2016 елга планнар билгеләнде.

"Татарстанда наркотикларга бәйле вәзгыять турында" докладны Россиядә наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте Татарстан Республикасы идарәсе начальнигы урынбасары Эдуард Гәрәев укыды. 2015 елда республикада 1 096 килограмм наркотик һәм психотроп матдә кулга төшерелгән, юк ителгән (2014 елда - 357,9 килограмм). Шуның 951,6 килосы - синтетик наркотиклар, 96,3 килосы - марихуан һәм 17,7 килосы - гашиш. Наркотиклар таратучыларга кагылышлы сайтлар турында мәгълүмат бирә торган 500ләп интернет-ресурсның эшчәнлегенә чик куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса