Наратлы авыл җирлеге – алдынгылар рәтендә
18 ноябрь көнне Татарстан Республикасының торак пунктларында 800дән артык гражданның үзара салым референдумы узачак. Халык референдумга чыгарылган сумманы бирергә я “әйе”, я “юк” дип тавыш бирәчәк. Акча күләмен һәм аларның кая китәчәген алдан билгеләп, кешеләр белән киңәшләшеп, аларны кисәтеп куялар.
Бөгелмә районында әлеге программада катнашучылар саны буенча Наратлы авыл җирлеге – алдынгылар рәтендә. Алар башкаларга үрнәк булып тора. Чөнки биредә халык дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән гражданнарның үзара салым программасын да, бер ел да калмыйча, 2015 елдан бирле актив катнашып килә. Алар аның файдалы гамәл икәненә баштан ук төшенеп өлгергән.
Әлеге программага аңлатма биреп узыйк:
Гражданнарның үзара салым программасы Татарстанда 2013 елдан бирле эшләп килә.
2014 елдан Татарстанда халык арасында уздырылган үзара салым җыю программасы аша социаль эшләргә 2,8 миллиард сум акча җәлеп ителгән. Әлеге программа республика бюджетыннан да финанслана: халыктан җыелган һәр 1 сум акчага бюджеттан 4 сум өстәлә.
2015 елда кабул ителгән дәүләт программасы авыл җирлекләрен үстерү максатыннан гамәлгә кертелгән. Халыкның 50% сайлауларда катнашырга тиеш, шуларның 50% һәм бер кеше “әйе” дип тавыш биргән очракта гына референдум кабул ителде дигән карар чыгарыла.
- елның 18 ноябрендә узачак чираттагы референдумда Наратлы авыл җирлеге дә янә катнашачак.
- Барлык авыл халкы өлеш чыгарырга риза булырлык максатлар сайланырга тиеш. Беренче тапкыр 2015 елда катнаштык. Ул елны чиркәү территориясен төзекләндерү максатына референдум уздырдык. Җыелган акчалар территорияне төзекләндерүгә генә түгел, ә 2014 елда төзелә башлаган чиркәүне торгызуга да зур ярдәм күрсәтте. Үзара салым програмасы ярдәмендә кергән акчалар аның тышкы стеналарын тышларга, эчке як эшләргә, ишек һәм тәрәзәләр урнаштырырга җиткән, – дип сөйли Наратлы авыл җирлеге башлыгы Сергей Дмитриев.
Бүген наратлылар авыл уртасында гөмбәзләрен балкытып утыручы чиркәүгә ия. Халык аның турында күптән хыялланган һәм дәүләт тарафыннан кабул иткән гражданнарның үзара салым программасы аны тормышка ашырырга өлеш керткән. Аның тышы да, эче дә дини кануннарны үтәп башкарылган. Бу эшкә зур өлеш кертүчеләрнең берсе – Илья Яковлев. Ул – чиркәүне тәртиптә тотучы, карап һәм дини атрибутлар белән тулыландырып торучы.
Үзара салым программасы ярдәмендә хәзер наратлыларның купеле дә бар. Бу мәсьәлә 2017 ел референдумында халыкның ризалыгын белүгә чыгарылган. Әлбәттә, узган еллардагы кебек үк биредә референдум уңышлы гына уза һәм үткән дигән статус ала.
- Халык бездә изге гамәлләр башкаруга уңай карашта. Хәтта кайберәүләр референдумга кадәр үк акча күтәреп киләләр, – дип, горурланып әйтә авылдашлары турында Сергей Дмитриев.
Купель төзелеп бетеп килә. Ул инде үз урынын алган, бераз техник мәсьәләләрне һәм тирә-ягын ямьләндерәсе генә калган. Узган елны ике юнәлеш өчен акча җыю максат итеп куела. Шуларның икенчесе – су буе мәйданын төзекләндерү һәм парк зонасы булдыру нияте.
Наратлыга барганнар, яисә аның аша узганнар хәтерлидер, элек авылга кергән җирдә матур гына кечкенә сулык бар иде. Ул әлегә корытылган, ләкин инде бик тиздән авылга керүчеләрне ямьләндерелгән, үз паркы булган сулык каршы алачак. Парк гади генә түгел, ә исемле агачлар утыртылган булачак. Авылның горурланырлык шәхесләре бихисап. Авыр атлетика буенча 1976 елгы Олимпиада чемпионы Николай Колесников кына ни тора бит.
Наратлы авылында гражданнарның үзара салым программасы ярдәмендә башкарылган эшләрне санап бетергесез. Зират коймаларын да алар шуның кысаларында ремонтлаган.
- Акча нинда максатларга кирәк булуы хакында халыкның фикеренә колак салабыз. Барлык тәкъдимнәрне дә депутатлар белән яңадан карап чыгып, иң алдынгы эшләнәселәрен билгелибез. Шулай итеп быелгы референдумның максаты – сулык буен ямьләндерүне дәвам итү һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга багышланган һәйкәлне реконструкцияләү. Соңгысына һәлак булганнарның гына түгел, ә фронттан исән кайтканнарның һәм тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен дә кертеп калдырасыбыз килә. Еллар уза бара, аларның исемнәре үткәндә кала, шуңа күрә безнең аларның исемнәрен мәңгеләштерәсебез килә, – ди авыл башлыгы Сергей Александрович.
Соңгы өч елдагы уңай үзгәрешләрне авыл халкы бик хуплый. Авыл үсешенә юнәлтелән барлык максатларга да өлеш чыгарырга әзер алар.
- Авыл күзгә күренеп үзгәрә. Начар якка түгел, ә уңай якка. Хәзер безнең чиркәвебез, купелебыз бар, зиратыбыз яңа коймалы булды. Мондый изге гамәлләргә үз өлешебезне кертә алуга без бик шат. Бик файдалы гамәл, – дип, үз фикерләре белән бүлеште Наратлы әбиләре Елена Свежинкина белән Мария Петрова.
- Халык белән каршылык килеп чыкканы юк. Акчаның кая киткәнен алар үз күзләре белән күреп торалар. Ләкин шулай да булачак референдум алдыннан борчулы хисләр бар, – ди авыл башлыгы Сергей Дмитриев.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Автор һәм Оксана Гайсина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа