Мәзәкләр
Казан урамы буйлап троллейбус бара. Йөртүче тукталышларны игълан итеп бара: - Киләсе тукталыш - Сыртланова урамы. Үтеп китәләр. - Сыртланова тукталышы. Киләсе тукталыш Гарифҗанов. Тагын үтеп китәләр. - Гарифҗанов. Киләсе тукталыш бертуган Касыймовлар... Шунда йөртүче янына бер бабай килә дә: - Улым, минем фамилия Хәбибуллин. Миңа кайчан төшәргә?
***
Печән чапканда ике дус сөйләшә. Берсе икенчесеннән сорый:
- Син кемгә чабасың? - ди.
- Картайган көнемдә кешегә чабып йөрмәм инде, үземә чабам, - ди тегесе.
- Ә мин сыерга чабам, - ди дусты, серле генә елмаеп.
***
- Акчаң бармы?
- Ычкын моннан!!
- ... ә минем бар...
- Ой! Гафу ит, туган!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа