Мурат Гайсин ни өчен 4 кенә сәгать йоклый?
Җырчы, композитор Мурат Гайсин җиң сызганып 18 декабрьдә узачак "Яңа заман" исемле шоу-концертка әзерләнеп йөри. "Концерт Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сараенда узачак. Тамашачыларны балконга утыртмаячакбыз, чөнки анда лазер утлары төшә. Ул ут кешенең күзенә бәреп комачауларга мөмкин. Шуңа күрә тамашачылар бары тик партерга гына утырачак, туганнарга да яхшы урыннарны калдырып...
"Яңа заман" шоу-концертында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин һәм татар эстрадасының моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллин да катнашыр дип көтелә. "Алмаз абый белән бергәләп әзерлек эшләре алып барабыз. Видеоматериал белән шөгыльләнүгә дә күп вакыт сарыф ителә. Андый эшкә алынгач, җиренә җиткереп эшлисе, тырышасы килә. Шушы тамашага әзерләнеп өйгә кайтып, 4-5 сәгать кенә йокларга вакыт кала. Шоуны матур гына үткәреп җибәргәч, минем иң яраткан бәйрәмем - Яңа елны көтә башлыйм", - ди Мурат. Яңа ел дигәннән, җырчы быел Кыш бабай булып, балаларны сөендерергә, бәйрәм бүләк итәргә уйлаган. Баксаң, бу идеяны Мурат үзе түгел, ә аның якын дуслары тәкъдим иткән. "Кыш бабай образында нәкъ менә сине күрәсе килә" - дигәч, баш тартмадым, киресенчә, кызык булып китте. Үзем дә әле дә чын күңелдән Кыш бабайга ышанам", - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа