Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мөстәкыйль хәл итәләр

Законда үзгәрешләр

Агымдагы елның 1 октябреннән Россия Феддерациясе Гаилә кодексының 11нче маддәсе, 1нче пунктына, “Гражданлык хәле турында”гы Федераль законның 26, 27нче маддәләренә һәм “Гражданлык хәле турында”гы Федераль законның 26нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законның 1нче маддәсенә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде.

Бу төзәтмәләр нәтиҗәсендә, хәзер гражданнар никахны дәүләт теркәве датасын һәм вакытын мөстәкыйль сайлап билгели алалар. Әмма бу вакыт ЗАГСка гариза биргән көннән алып, бер айдан да алдарак һәм 12 айдан да соңрак булырга тиеш түгел. Никахлашырга теләүчеләр язма рәвештә яки электрон юл белән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша ЗАГСка уртак гариза язалар. Аларның уртак фикере белән, никахны дәүләт теркәве  билгеләнгән вакыт ЗАГС органы җитәкчесе тарафыннан үзгәртелә дә ала.

Ләйсән САБИРОВА,

Бөгелмә шәһәре прокуроры өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6