Мәскәү үзәгендә үтерешкәнче атышканнар
Мәскәү үзәгендәге атыш Elements кафе-бар каршында булган.
Гадәттән тыш хәл кичә төн уртасына каршы - 22:00 сәгатьләрдә килеп чыккан. Беренчел фаразлар буенча, кафе-бар каршында унлап кешедән торган төркем арасында низаг килеп чыккан. Шул сәбәпле кайберләре кулына корал алган. Ике кеше үлгән, 8 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, диелә. Җинаять эше кузгатылган, дип яза Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа