Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәскәү халкы татар классик әдәбияты текстлары һәм спектакльләренең видеоязмаларын карый алачаклар

Мәскәүдә Камал театры спектакльләренең видеоязмаларын күрсәтәчәкләр

Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте, «Бүләк» мәдәни үзәге һәм Камал театры яңа «Тапкитап» проектын тәкъдим итә.

Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте, «Бүләк» мәдәни үзәге һәм Камал театры яңа «Тапкитап» проектын тәкъдим итә. Аның ярдәмендә Мәскәү халкы татар классик әдәбияты текстлары һәм спектакльләрнең видеоязмалары аша татар мәдәниятен өйрәнү мөмкинлеген ала. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Тапкитап» әдәби-театр клубы 8 февральдә 19.00 сәгатьтә «Бүләк» мәдәни үзәгенең конференц-залында ачыла. Әлеге яңа белем бирү проекты кысаларында легендар татар спектакльләре лекторийлар һәм ачык диспутлар форматында тәкъдим ителә. Проектның максаты — тамашачыны театр сәнгате дөньясына җәлеп итү һәм сәхнә осталыгы аша яңа белемнәр бүләк итү.

Тамашачылар татар театрының классикасына әверелгән иң яхшы спектакльләрнең видеоязмасын карап кына калмаячак, ә спектакльләрне видео-күрсәтүдән соң ук фикер алышу мөмкинлеге дә булачак. Чөнки һәр куелышта контекст мөһим, бигрәк тә узган еллардагы спектакль булса: тарихи, сәяси, иҗтимагый чынбарлык һичшиксез аңлатмалар таләп итә.

Хәзерге вакытта трансляциягә әзер булган алты спектакль сайлап алынган, алар рус субтитрлары белән татар телендә барачак.

Әдәби-театр клубы режиссер Илгиз Зәйниевнең «Үлеп яратты» (авторы Ркаил Зәйдулла) спектакленең видеоязмасы белән ачыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса