Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәскәү – Казан трассасын төзү өчен агачларны өстәмә кисү таләп ителми

Төзелеш материалларын саклау өчен урман территориясен куллану планлаштырылмый.

Мәскәү–Казан тиз йөрешле М12 автомобиль юлы төзелеше агачларны өстәмә кисү таләп ителми. Бу хакта «Институт Гипростроймост – Санкт-Петербург» АҖ вәкиле Андрей Резвяков автомобиль юлын төзү буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте.

«Бөтен урман кисү эшләре бүлеп бирелгән полоса чикләрендә башкарылачак. Автомобиль юлы өчен бүлеп бирелгән полосада, резервланган урыннан тыш, бернинди кисү дә каралмаган. Экологик нормалар шулкадәр катгый, без экспертиза узарга тиеш, шул исәптән урман буенча да», – дип сөйләде  ул.

Хәзерге вакытта автомагистраль төзелешен оештыру проекты эшләнмәгән, ул проект документациясен әзерләү стадиясендә барлыкка киләчәк.

ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин фикеренчә, төзелеш материалларын урнаштыруга бәйле бернинди проблема да булырга тиеш түгел.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов искә төшергәнчә, М12 республиканың биш муниципаль районы буенча узачак. Автомобиль юлының гомуми озынлыгы 729 км тәшкил итәчәк, шул исәптән 142 км – Татарстанда. Магистральне төзегәндә республикада биш зур чишелеш, шулай ук ясалма корылмалар һәм кичүләр төзү планлаштырыла. Моннан тыш, дүрт тукталыш комплексы каралган. «Төзелеш яңа эш урыннары булдырачак, шул исәптән катнаш тармакларда да шактый күп», – дип йомгаклады Юл-транспорт министрлыгы башлыгы.

Татарстан Дәүләт Советында Мәскәү – Казан тиз йөрешле автомагистрален төзү буенча эшче төркем утырышы узды. Төркем составына Казанның кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук автомагистраль төзергә мөмкин булган торак пунктларда яшәүчеләр керә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса