Мөселманнар ярышты
5 март көнне ут-күршеләребез Баулы шәһәрендә мөселманнар үзара көч сынашты. Инде матур традициягә әверелгән волейбол ярышлары анда быел дүртенче мәртәбә уздырылды. Ярышларда республикабызның көньяк-көнчыгышы районнарыннан алты команда вәкилләре үзара көч сынашты. Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җитәкчелегендә чыгыш ясаган команда вәкилләре призлы 3 нче урын яулады. Җиңүче...
5 март көнне ут-күршеләребез Баулы шәһәрендә мөселманнар үзара көч сынашты. Инде матур традициягә әверелгән волейбол ярышлары анда быел дүртенче мәртәбә уздырылды.
Ярышларда республикабызның көньяк-көнчыгышы районнарыннан алты команда вәкилләре үзара көч сынашты. Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җитәкчелегендә чыгыш ясаган команда вәкилләре призлы 3 нче урын яулады. Җиңүче командаларны Татарстанның көньяк-көнчыгышы казые Марат хәзрәт Мәрданшин котлады. Аларга Кубоклар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа