Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мөселман яшьләре форумы

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния Нәзарәте яшьләр бүлеге тарафыннан оештырылган форумда катнашкан мөселман яшьләре рухи һәм акыл үсеше өчен бик тә файдалы ял итү мөмкинлегенә ия булдылар.

Яшьләр биредә төрле тренинглар үттеләр, "түгәрәк өстәл" дә катнашып, мөселман җәмгыятененең бүгенге көн бурычлары турында фикер алыштылар, кызыклы шәхесләр белән очраштылар. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Россия Баш мөфтие, Россия Мөселманнары Диния Нәзарәте үзәге рәисе, Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин яшьләр форумында кунакта булдылар. Бөгелмә делегациясе вәкилләре әйтүенчә, әлеге очрашулар иң истә калырлык вакыйга булган.

Аеруча хезмәтләре - изге Рамазанда ай дәвамында ифтар мәҗлесләре үткәрүдә актив катнашканнары өчен Бөгелмә мөхтәсибәте әлеге мөселман яшьләре форумына үзенең иң яхшы биш волонтерын җибәргән. Яшьләребезгә уңышлар теләп, алардан киләчәктә дә кызыклы һәм файдалы проектлар көтеп калабыз.

Рәфис хәзрәт СӘЙФУЛЛИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса