Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җөмһүриятебез белән танышыйк 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән җөмһүриятебездә бу  ел “ТАССРның  100 еллыгы елы” дип игълан ителде. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының оешуы – республикабыз дәүләтчелеген торгызу тарихында иң мөһим дәверләрнең берсе.  

Шәһәребезнең үзәк китапханәсендәге уку залында “Татарстан – визит карточкасы” дип атала торган күргәзмә оештырылды, ул ел дәвамында эшләячәк.  

Ул күргәзмәдә укучыларыбыз һәм шәһәребез кунаклары заманча материалларны күрә алалар, шулай ук Татарстан АССРның оешу тарихына бәйле рәвештә элек рус һәм татар телләрендә басылып чыккан китаплар, вакытлы матбугат басмалары тәкъдим ителә. Билгеле, республикабызның бүгенгесенә кагылышлы тулы мәгълүмат табарга да була.   

Әлеге басмалар, әсбаплар һәм башка материаллар укучыларны татар мәдәниятенең, рәсем сәнгатенең үсеше,  шагыйрь-әдипләр һәм рәссамнарның иҗат җимешләре һәм республика үсешенә зур өлеш керткән затлар белән таныштыралар.  

Татьяна САЛУН, үзәк китапханәдә уку залының әйдәп баручы китапханәчесе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X