Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Моторларга – газ” автоузышы Бөгелмә аша узды

Табигый газда йөрүче машиналарның Халыкара “Моторларга – газ” автоузышы Бөгелмә аша узды.

Бөгелмә урамнары буйлап Россия, Кытай, Казахстанның 15 авыр йөк ташучы, җиңел автомобильләру һәм автобуслары узды. “Моторларга – газ”ның Татарстан этабы 24нән 27нче сентябрьгә кадәрдәвам итә.

Техникалар колоннасы Баулы, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләре буйлап узды. Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан – Алексеевск районына, аннары Казанга юл алды. Колоннага Россиядән магистраль тарткычлар, халыкара автобуслар, коммерция һәм җиңел техника. Алар – “Группа ГАЗ”, “РариТЭК”, “КамАЗ”, “УАЗ” һәм “АВТОГАЗ”да җитештерелгән метанда йөрүче машиналар.

“Газпром” заправкасында табигый газ белән машиналарын “тукландырыр” өчен тукталдылар. Шул вакытта Россия автоколоннасы җитәкчесе Виталий Косковецкий һәр якның зур тырышлык күрсәткәнен билгеләп үтте:

  • Маршрут җиңел үтә, бар да яхшы, техника төзек, кешеләр исән-сау.

Узыш оештыручылар булып өч илнең эре энергетик компанияләре тора — CNPC, «КазМунайГаз» һәм «Газпром». Авто узышның партнерлары – “Uniper” немец компаниясе, “Силквей ралли” автоспорт үсеше ассоциациясе.

  • Татарстан Республикасы газ ягулыгы заправкалары саны һәм җитештерү буенча лидер, – дип билгеләп үтте “Газпром газ мотор ягулыгы” җәмгыятенең Казан филиалы директоры Александр Карпов.

Бөгелмә районында бүгенге көндә барлык җәмгыять транспорты газда йөри. 2016 елда заманча заправка комплексы төзелде. Ул тәүлегенә 400 мең машинага хезмәт күрсәтә ала.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сату итү министры урынбасары Алексей Савельчев әлеге проектның төп максаты тәҗрибә уртаклашу дип атады. Чараның төп бурычы – ул икътисади яктан отышлы, экологик яктан чиста һәм кулланышта куркынычсыз булган табигый газны күрсәтү һәм техникада куллану мөмкинлеге киңлеген күрсәтү.

“Моторларда газ” автоузышының соңгы ноктасы – Санкт-Петербург шәһәре. Алар анда 4 октябрьдә VIII Халыкара Петербург газ форумында катнашачак. Быелгы “Моторларга – газ” автоузышы озынлыгы  9 881 километр тәшкил иткән.

 

Мәгълүмат һәм фото – хакимиятнең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса