Моңнан яралган диләр...
Әйе, татар – иң моңлы халык, аны моңнан яралган диләр.
Татар моңсыз яши аламыни?
Татар күңеленә моң кирәк.
Тальяныңны гына сузып җибәр –
Дәррәү кушылыр аңа мең тирәк. ( Гарифҗан Мөхәммәтшин)
Әйе, татар – иң моңлы халык, аны моңнан яралган диләр. Чыннан да, җыр сәнгатенең тарихына күз салсак, җыр гомер-гомергә безнең халыкның яшәү чарасы, җаны булган. Телсез халык булмаган кебек, үзенең җыры, көе һәм музыка уен-кораллары булмаган халык та дөньяда юк.
Халык җырларына нигезләнеп, Ә. Бакиров, Н. Җиһанов, Алмаз Монасыйпов, Р. Еникеев һәм башка күп кенә композиторларыбыз профессиональ көйләр язганнар.
Әлеге сәнгать эшлеклеләренең күбесе музыкаль белемнәрне 1945 елны ачылган Казан дәүләт консерваториясендә алган. Быел бу югары уку йортының оешуына 75 ел тулды. Шул уңайдан, үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә, “Илһам чишмәләре” клубы әгъзалары һәм татар мәдәният үзәге артистлары белән берлектә, “Туган ягым моңнары” дип исемләнгән музыкаль чара үтте.
Консерваториянең тарихына күз салсак, ул Идел буе һәм Урал республикалары халыклары арасыннан югары дәрәҗәле музыкантлар (педагоглар, башкаручылар, композиторлар, музыка белгечләре) әзерләр өчен барлыкка китерелә. 2001 елда уку йортына Нәҗип Җиһанов исеме бирелгән. Аның беренче ректоры татар мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклесе Нәҗип Җиһанов (1911-1988) була. 1950 елда биредә 39 музыкантка диплом тапшырыла. 1990 елда консерватория нәшер итү хокукы ала һәм фәнни, укыту, нота басмалары чыгара башлый. 1997 елда консерваториядә опера студиясе ачыла. Хәзерге вакытта югары уку йортында 8 факультет һәм 20 кафедра, өч еллык аспирантура эшләп килә.
Очрашуда консерваториянең танылган шәкертләре: София Гобәйдулина, Мәсгудә Шәмсетдинова, Галина Казанцева, Ренат Ибраһимов, Рафаэль Билалов, Фәридә Салитовалар турында җанлы сөйләшү алып барылды. Килгән кунакларыбыз үзләренең алар турындагы белемнәре, истәлекләре белән уртаклаштылар. Баксаң,танылган баянчыбыз Нәҗип Кильдияров та әлеге уку йортында һөнәри белем алып, андагы мөгаллимнәр белән аралашу бәхетенә ирешкән булып чыкты. Ул мәшһүр композиторыбыз Нәҗип Җиһановның кешелеклелек сыйфатлары турында бик җылы итеп искә алды.
Кичә барышында милләттәшләребез туган як турында танылган композиторларыбызның легендар җырчыларыбыз (Флера Сөләйманова, Илһам Шакиров) башкаруындагы язмаларын тыңладылар һәм бергәләшеп җырлап та алдылар. Шулай итеп, чарабыз күңел кылларын тибрәндереп, сизелми дә үтеп китте. Киләчәктә дә җырлап яшәргә һәм һәр очрашуыбыз җыр сыман гомергә күңелгә кереп калсын иде...
Автор Рамилә Шәкүрова.
Фотолар авторы Бәхтиярова Э.И.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа