Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мөмкинлекләре чикле балалар район башлыгыннан татлы бүләкләр алачаклар

Бүген Бөгелмә муниципаль районында сәламәтлеге буенча инвалид булган өч йөздән артык бала яши.

Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикле балалар татлы бүләкләр алачаклар. Ел саен Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров шундый инициатива белән чыгыш ясый.

Бүген Бөгелмә муниципаль районында сәламәтлеге буенча инвалид булган өч йөздән артык бала яши. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы кушуы буенча һәркемгә татлы Яңа ел бүләкләре биреләчәк.
 
Аларны 21 декабрьдән «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә, Насыйров урамы, 4 йортта, 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (дүшәмбедән җомгага кадәр) алырга мөмкин.
 
Белешмәләр өчен телефон 4-17-77.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса