Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Могҗиза бар

Бөгелмәдә 20 елдан артык уникаль оешма – “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге эшли.

Биредә үсеш үзенчәлекләре булган балалар медиклардан, педагоглардан һәм психологлардан комплекслы ярдәм ала алалар. Ай саен учреждениедә шәһәр һәм районнан 40ка якын балигъ булмаган бала тернәкләндерү курсы уза, аларның өчтән бере – ДЦП белән булган балалар. “Яңарыш”та тернәкләнүчеләрнең берсе – сигез яшьлек Гусейн Мамедов. Җәйге кичләрдә бөгелмәлеләр бу мөлаем малайны шәһәр урамнарында гаилә һәм дуслары белән еш очрата алалар. Зур өч көпчәкле велосипедта күңелле йөрүче бала, чынлыкта, авыр авыруга ия, дип фаразлавы кыен. “Балалар церебраль параличы” дигән диагнозны аңа бер яшь тулгач куйганнар.

– Тернәкләндерү үзәгенә малай 2016 елдан бирле йөри, – дип сөйли адаптив физик культура буенча инструктор Светлана Башкирова.

– Безгә килгәндә өч яшьлек баланың үсеш дәрәҗәсе бер-ике айлыкларныкы кебек иде. Аның мускул активлыгы юк, ул мөстәкыйль рәвештә утыра, үрмәли, кулына әйбер тота тота алмый иде.

Хәзер кечкенә бөгелмәленең нәтиҗәсе искиткеч: тернәкләнү вакытында Гусейн Мамедов үрмәләргә, утырырга, торырга өйрәнгән. Ул мөстәкыйль рәвештә тотынып басып торырга, таяклар ярдәмендә хәрәкәт итәргә һәм хәтта махсус ортопедик велосипедта йөрергә өйрәнгән. Әлбәттә, болар барысы да җиңел бирелми. Нәти-җәләргә нык хезмәт һәм даими күнегүләр белән ирешелә.

Пациентның тернәкләндерү курсының нигезен дәвалау физкультурасы, бобат -  һәм войта

-терапия, кинезиотейплау шө-гыльләре тәшкил итә. Бобат-терапия массаж һәм сәламәтләндерү гимнастикасы элементларын үз эченә ала, мускул тонусын торгызырга һәм кулларның вак моторикасын үстерергә булыша. Войта ысулы белән рефлектор нокталарына йогынты ясала. Терапия хәрәкәтләнү күнекмәлә-рен торгызу һәм формалаштыруга юнәлтелгән.

Белгечләр барлык балалар белән дә уен бүлмәләрендә шөгыльләнә, махсус җиһазлар: вертикализатор, йөгерү юлы, ДЦП булган балалар өчен тер-нәкләндерү тренажерлары, космонавтлар өчен махсус тегелә торган авыр шартларда мускулларны һәм сөякләрне саклаучы киемнең прототибы булган “Адели” костюмы.

Физкультура кабинеты инс-трукторыннан тыш, Гусейн белән хезмәт буенча остаз, психолог һәм комплекслы тернәк-ләндерү буенча белгеч шөгыль-ләнәләр. Малайның төп таянычы – әнисе Хәялә Мамедова.

– Кызганыч, бу авырудан һәм аның нәтиҗәләреннән тулысынча тернәкләнеп булмый, шуңа күрә дәвалану даими рәвештә реабилитация курсларын үтү һәм өйдә даими эш алып барудан тора, – ди Бөгелмә “Яңарыш” җәмгыяте җитәкчесе Елена Старостина. – Күп нәрсә ата-аналардан тора. Нәкъ менә алар баланың тормышы тагын да тулы булсын һәм табибларның беренче һәм төп ярдәмчеләре булсын өчен кулдан килгәннең барын да эшлиләр.

Гусейн Мамедов бик уңай һәм аралашучан егет. Ул аның яшендәге һәр малай кебек машиналар белән уйнарга, пазл һәм конструкторлар җыярга, мультфильмнар карарга ярата. Егетебез Бөгелмәнең 1нче мәктәбендә укый, өйдә белем ала. Беренче сыйныф укучысына мәктәп дәресләреннән барыннан да бигрәк математика ошый. Малай ике телдә – рус һәм туган, азәрбайҗан телләрендә иркен аралаша. Укырга һәм язарга ул мәктәпкә кадәр үк өйрәнгән, бу эштә аңа абыйсы, апасы һәм педагог-репетиторлар ярдәм иткән.

Кечкенә Гусейн Мамедовның гаиләсе бик дус һәм бердәм. Әти-се – төп сакчы, ә әнисе өй учагын һәм җылысын кайгыртучы. Өлкән абыйсы һәм апасы үзенчәлекле туганын саклыйлар һәм барысы да аңа ярдәмгә киләләр.

– Минем мәктәпкә йөрисем килә, дусларым күп булуын, алар белән уйнарга һәм аралашырга телим, – дип фикерләре белән уртаклаша Гусейн.

Ата-аналар һәм педагоглар кечкенә бөгелмәленең хыяллары чынга ашар дип өметләнә, һәм бу мөмкин кадәр тизрәк булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса