Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мобилизацияләнгән бөгелмәле бала тудыру йортыннан хатынын һәм яңа туган кызын каршы алды

Бөгелмә бала тудыру йортыннан чыккан көнне әни һәм сабый өчен тантаналы очрашу оештырдылар.

Бөгелмә районының мобилизацияләнгән кешесе гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. 30 мартта ир белән хатынның кызлары туды. Кызга Әминә дип исем кушканнар. Бу яшь парның икенче баласы. Алар инде улларын үстерә.

Бөгелмә бала тудыру йортыннан чыккан көнне әни һәм сабый өчен тантаналы очрашу оештырдылар. Аларны әтиләре каршы алды, ул отпускага кайткан. Бу көнне ул шулай ук хатынын туган көне белән котлады. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова Бөгелмә мэры Линар Закиров исеменнән яшь гаиләгә һәм яңа туган балага җылы теләкләр җиткерде.

Бөгелмәнең хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең баш табибы Александр Иванов бәхетле әти-әни белән шатлыклы вакыйганы уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса