Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерү кемгә бирелә

Хәрби хезмәткә авыр җинаять кылган өчен хөкем карары үтәлеп бетмәгән гражданнар алынмый.

Мобилизация вакытында кемгә кичектерү бирелә?

Хәрби хезмәткә авыр җинаять кылган өчен хөкем карары үтәлеп бетмәгән гражданнар алынмый.

Кичектерү бирелә торган гражданнар:

  • Россия хөкүмәте карары нигезендә «бронь» бирелә торган хезмәт ияләре;
  • сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә вакытлыча яраксыз дип танылганнар – алты айга кадәр;
  • сәламәтлеге буенча даими тәрбиягә мохтаҗ яисә I төркем инвалидлыгы булган якын туганын (әтисен, әнисен, ирен, хатынын) караучылар;
  • башка тәрбияләүчесе булмаган очракта, 16 яшькә кадәрле гаилә әгъзасын тәрбияләүчеләр;
  • дүрт һәм аннан күбрәк баласы иждивениедә булганнар (хатын-кызларга бер бала булуы да җитә);
  • ялгыз әниләре сигез яшькә кадәрле дүрт һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән очракта;
  • Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса