Кичә Татарстан юлларында шактый аварияләр булды. Кызганыч, үлем-китемсез дә булмады.
Яр Чаллы- Зәй- Әлмәт юлында «Ока» машинасы каршы як полосага чыгып Lada Calina белән бәрелешә. Гаепле шофер шунда ук җан бирә. Питрәч районында да шуңа охшаш фаҗига була. Гаепле Daewoo Nexia шоферы һәм 10 яшьлек пассажир үлә.
Минзәлә районында да һава торышы аркасында Lada Granta машинасы юл чатына оча. 1958 елгы шофер үлә.
Ноябрь башыннан гына да Татарстанда барлыгы 19 кеше аварияләрдә үлгән, 181 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.