Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Моң иленә сәяхәт

Бөгелмәнең “Яңарыш” физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Музыка уен коралары иленә сәяхәт” дигән чара узды.

Бөгелмәнең “Яңарыш” физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Музыка уен коралары иленә сәяхәт” дигән чара узды.

“Һөнәрләр йорты” хезмәткәрләре үзәк карамагындагыларны агачтан ясалган музыка уен коралларының күптөрлелеге белән таныштырдылар.

Балалар беренче тапкыр гөслә күрделәр, ксилофонда, рубельдә, агач кашыкларда, маракасларда уйнадылар һәм бу кораллар кулланылган әкиятләрне искә төшерделәр.

Чара ахырында кызлар һәм малайлар тавыш оркестрының аккомпанементы астында “Во поле береза стояла” рус халык җырын башкардылар.

Чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында балаларның музыкаль-иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса