Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мөмкинлеге чиклеләр өчен – киң мөмкинлекләр

Ел дәвамында “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән килгән 300дән артык бала тернәкләнү уза.

Үткән атнада Бөгелмәдә, “Бергәләп булдырабыз!” проектын тормышка ашыру кысаларында, “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов, Бөгелмә районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, көньяк-көнчыгышның тернәкләндерү үзәкләре җитәкчеләре, социаль партнерлар, инвалид балаларның ата-аналары катнашты.

Иң элек делегация вәкилләре “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә булдылар, аның эшчәнлеге белән таныштылар. Үзәк 2002 елдан бирле эшли. Ел дәвамында биредә республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән килгән 300дән артык бала тернәкләнү уза. Алар, сәламәтләндерү процедураларыннан кала, үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә дә өйрәнәләр.

– Әлеге проект “Яңарыш” үзәгендә агымдагы елның март аенда старт алды. Бүгенге көндә аның кысаларында булдырылган өч юнәлештә дә эш алып барабыз. Һөнәри юнәлеш бирү буенча эш ашханәсе почмагы барлыкка килде. Ул химаячеләр, “ДоброДОМ” волонтерлары ярдәмендә заманча көнкүреш техникасы белән җиһазландырылды. “Социаль инклюзия” юнәлешенә килгәндә, шәһәр скаутлары, Казан инновация университеты филиалы студентлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Массакүләм спорт чаралары, төрле бәйрәмнәр үткәрәбез. “Ныклы гаилә – бәхетле балачак” юнәлеше буенча да зур масштаблы эшләр башкарыла. Күп чаралар үзәкнең попечительләр советы рәисе, “Гаилә канаты астында” республика иҗтимагый оешмасының Бөгелмә филиалы җитәкчесе Елена Елизарова катнашында уза. Ата-аналарны өй шартларында тернәкләнү күнекмәләренә өйрәтәбез. Шушы арада алар өчен онлайн-консультация булдырырга планлаштырабыз. Чөнки без Бөгелмә районына гына түгел, ә республиканың башка районнарына да хезмәт күрсәтәбез. Шуңа күрә һәрвакытта да элемтәдә тору өчен онлайн система булдыру ата-аналар, балалар һәм безнең өчен дә кулай булачак”, – дип сөйләде “Яңарыш” мөмкинлекләрее чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Елена Старостина.

Агымдагы елда үзәк Татарстанда ике ел элек старт бирелгән “Бергәләп булдырабыз!” республика проекты катнашучысы булды. Бөгелмәдә, әлеге проект кысаларында, үткән ел “Ялкын” социаль приютындагы балалар өчен уңайлы шартлар тудырылды. Нәкъ Бөгелмә приюты проектны тормышка ашыру буенча республикада иң яхшылардан дип танылды.

“Соңгы 10 ел дәвамында инвалид балалар саны тотрыклы кала. Алар 15 мең тирәсе. Һәрбер бала тернәкләндерү үзәгенә елына 1–2 тапкыр эләгә. Безнең өчен аның көнкүреш, хезмәт, физик тәрбиясе, белем һәм тәҗрибәсе, мөстәкыйль тормыш өчен мөһим булган һөнәри юнәлеш алуының нәтиҗәле булуы мөһим”, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

Агымдагы елның 1 гыйнварына алынган күрсәткечләрдән күренгәнчә, Татарстан Республикасында инвалидлыгы булган 14,7 мең бала яши. Инвалид һәм мөмкинлекуләре чикле балаларга социаль, педагогик, медицина хезмәтләре күрсәтү һәм коммуникатив потенциалны үстерү өчен республикада 13 тернәкләндерү үзәге эшли. 2017 елда әлеге учреждениеләрдә 6,5 мең балага хезмәт күрсәтелгән.

“Бергәләп булдырабыз!” проектының төп юнәлешләре:

“Минем сәләтем – минем мөмкинлекләрем” – инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән;

“Социаль инклюзия” – инвалидлар тормышының төрле өлкәләрендә социальләшүләренә шартлар тудыруга юнәлтелгән;

“Ныклы гаилә – бәхетле балачак” – ата-аналарга йогынты ясау, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, шул исәптән “Ныклы гаилә” федераль программасын тормышка ашыруга юнәлтелгән.

Программа кысаларында һәрбер үзәк әлеге мәсьәләләрне чишүгә юнәлтелгән чаралар комплексы булдыра һәм аны тормышка ашыру өстендә эшли.

Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районында 340 инвалид бала яши. Утырышта үз гаиләсенең тарихы белән үзәкнең попечительләр советы рәисе, 4 бала анасы Елена Елизарова таныштырды. Инвалид бала караучы олы йөрәкле ханымның тарихы, мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү рәвеше бер генә кешене дә битараф калдырмады. Елена Елизарова мондый очракларда дәүләт һәм коммерцияле структуралар игътибарының ни кадәр мөһим булуын билгеләп үтте.

– Безнең өчен мөмкинлекләрее чикле балаларга, мондый балалар тәрбияләнүче гаиләләргә ярдәм итү өстенлекле юнәлеш булып тора. Шәһәрдә иҗади тернәкләнү өчен шартлар тудырылган, балалар спорт түгәрәкләрендә һәм секцияләрдә шөгыльләнү мөмкинлегенә ия. Проектны уңышлы тәмамлау өчен барлык көчләрне һәм ресурсларны туплаячакбыз, балалар һәм гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуны дәвам итәчәкбез, – диде Бөгелмә районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов.

Утырыш азагында “Бергәләп булдырабыз!” республика проектын тормышка ашыруга шәхси өлеш керткән һәм актив катнашкан шәхесләргә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Алар – В.Г. Тимирязов исемендәге Казан инновация университеты филиалы директоры Ирина Миргалиева, “ГКС” НПП” ҖЧҖ генераль директоры Илья Юманкин һәм “Бөгелмә җылылык челтәре предприятиесе” җәмгыятенең генераль директоры Азат Хәлимов.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса