Мөмкин кадәр бәрәкәт белән
22 гыйнвар көнне җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-Групп" җәмгыятендә хезмәт коллективы конференциясе булып узды. Конференция эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров катнашты. Көн тәртибенә куелган төп сораулар арасында "ТНГ-Групп" җәмгыятенең 2014 елдагы финанси-икътисади эшчәнлеге йомгаклары, 2015 елда геофизиклар каршында торган бурычлар; җәмгыять хакимияте белән хезмәт коллективы арасындагы күмәк...
22 гыйнвар көнне җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-Групп" җәмгыятендә хезмәт коллективы конференциясе булып узды. Конференция эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров катнашты.
Көн тәртибенә куелган төп сораулар арасында "ТНГ-Групп" җәмгыятенең 2014 елдагы финанси-икътисади эшчәнлеге йомгаклары, 2015 елда геофизиклар каршында торган бурычлар; җәмгыять хакимияте белән хезмәт коллективы арасындагы күмәк килешүнең үтәлү барышы; профсоюз оешмасы отчёты һәм башкалар бар иде.
Ринат Харисов төп финанси-икътисади күрсәткечләрне билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, компаниянең барлык структур бүлекчәләренең уртак тырышлыгы белән билгеләнгән план йөкләмәләрен тулы күләмдә үтәп чыгу мөмкин булган. Башкарылган эшләр күләме 19,1 миллиард сумлык тәшкил иткән. 2013 ел белән чагыштырганда, эш күләме 25 процентка үскән. Шунысы үзенчәлекле, шул ук вакытта чит заказчылар өчен башкарган эшләр күләменең өлеше тулаем күрсәткечтә 80 процентка җиткән. 1,66 миллиард сумлык инвестицияләр үзләштерелгән.
Эшләүчеләрнең уртача саны 2014 елда 589 кешегә артып, хәзер биредә 8 629 кеше хезмәт куя. Һәр эшләүчегә аена уртача 45 666 сум хезмәт хакы туры килә.
2014 елда эш нәтиҗәләре уңай булса да, агымдагы ел, илдә икътисади хәл катлаулану сәбәпле, җәмгыять өчен дә җиңел булырга охшамаган. Инфляция процессының кинәт күтәрелүе һәм зур тизлек белән үсә баруы, кредит ресурсларына булган югары бәяләр, нефть хакының нык төшүе - болар әле алда көткән кыенлык сәбәпләренең бер өлеше генә. Компания генераль директоры фикеренчә, хәзер иң дөрес карар - югалтуларга юл куймау, барлык чыгым маддәләрен киметү. Моңа бәйле рәвештә, 2015 елга куелган төп бурыч, тиешле чыгымнарны мөмкин кадәр киметеп, эшне оптималь оештырудан гыйбарәт булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа