Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәктәпләрдә каникуллардан соң укучыларның белемнәрен тикшерәчәкләр

Россия мәктәпләре 1 сентябрьдән гадәти режимда ачылачак.

Россиянең барлык мәктәпләрендә җәйге каникуллардан соң укучыларның белемнәре тикшереләчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте Йортында узган брифингта мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. 

«Киләсе уку елы башында укучыларның белем дефицитын ачыклау һәм тиешле методик ярдәм күрсәтү өчен белемнәренә диагностика ясалачак. Бу эшкә билге куелмаячак. Без балаларның белем дәрәҗәсенең чын картинасын аңларга тиеш, аларның белемнәрендәге җитешсезлекләрне бетерү буенча барлык чараларны да күрергә кирәк», – диде Кравцов.

Министр сүзләренчә, 1 сентябрьдән Россиядә барлык мәктәпләр эшен гадәти режимда башлаячак.

«Без барлык мәктәпләрнең дә ачылуына әзерләнәбез, традицион линейкалар оештырылачак. Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакытында тупланган тәҗрибә мәктәпләрдә укуларны оештырганда да кулланылачак. Роспотребнадзорның барлык таләпләре дә исәпкә алыначак», – дип аңлатты Кравцов.

Министр яңа уку елында мәктәп укучыларын укыту традицион, классик көндезге формада узачак, диде. «Без дистанцион укытуны кертергә уйламыйбыз. Барлык дистанцион формаларның уңай яклары булса да, аларны өстәмә итеп кенә карыйбыз», – дип басым ясап әйтте Кравцов.

Министр шулай ук 1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләре 5 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр алачак, дип искәртте. Моннан тыш, Россиядә яңа уку елыннан башлап башлангыч сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү буенча эксперимент башланачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса