Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәктәп укучылары игътибарына: олимпиадада катнашыгыз!

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, әйләнешенә һәм аның сыйфатына һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе быел 1 сентябрьдән 14 ноябрьгә кадәр "Кулланучылар хокукларын яклау" темасына олимпиада үткәрә. Олимпиадада теләгән 9 - 11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Катнашырга теләүчеләр 7 сентябрьгә кадәр һttp://tatzpp.ru сайтында электрон...

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, әйләнешенә һәм аның сыйфатына һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе быел 1 сентябрьдән 14 ноябрьгә кадәр "Кулланучылар хокукларын яклау" темасына олимпиада үткәрә.

Олимпиадада теләгән 9 - 11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.

Катнашырга теләүчеләр 7 сентябрьгә кадәр һttp://tatzpp.ru сайтында электрон теркәлү карточкасын тутырырга кирәк.

Олимпиада өч этаптан торачак:

I этап - сайлап алу этабы, 13 - 17 сентябрьдә теркәлгән катнашучылар дистанцион төрдә тест биремнәрен үтиләр. Биремнәр 13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең һttp://tatzpp.ru сайтында "Олимпиада" бүлегендә биреләчәк.

II этап - 26 - 30 сентябрендә дистанцион рәвештә үткәрелә, бирелгән темага эссе формасында эшләнгән иҗади биремне үтәргә кирәк булачак.

III этап - йомгаклау этабы, 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр урында уздырыла. Олимпиадага йомгак 2016 елның 14 ноябренә кадәр ясалачак.

Җиңүчеләрне һәм призёрларны Дипломнар, кыйммәтле бүләкләр көтә.

Олимпиаданы оештыручылар, үткәрү вакыты һәм тәртибе, катнашучылар һәм җиңүчеләргә таләпләр турында тулы мәгълүматларны һttp://tatzpp.ru сайтында табарга мөмкин.

Олимпиаданы оештыру комитетының телефоннары: 8 (843) 277-94-95, 277-94-99.

Сезне олимпиадада көтеп калабыз, дуслар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса