«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ректорының тагын бер урынбасары итеп Рөстәм Хәйруллин билгеләнде
«Бердәнбер үзгәреш - мәдрәсә укытучыларына мөфтинең тагын бер урынбасары буларак Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тәкъдим ителде», - дип бүгенге утырыш нәтиҗәләре белән таныштырды ул.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә узган педсовет утырышында ректорның тагын бер урынбасары буларак Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тәкъдим ителгән.
«Мәдрәсәгә бәйле бөтен таратылган мәгълүмат дөрес түгел. Бернинди үзгәрешләр дә юк: Зөлфәт хәзрәт эшен дәвам итә, түләү шундый ук, тулай торак бар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Закирова.
«Бердәнбер үзгәреш - мәдрәсә укытучыларына мөфтинең тагын бер урынбасары буларак Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тәкъдим ителде», - дип бүгенге утырыш нәтиҗәләре белән таныштырды ул.
Резеда Закирова «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап итеп, ике урынбасарнын тигез хокуклы булуын әйтте.
- Әлеге темага «Интертат» сайтында «Мөхәммәдия» тирәсендәге низаг төбендә ни ята?» дигән мәкалә чыкты.
-
Әминә Миндияр «Мөхәммәдия»не яклап Мөселман яшьләре форумы грантыннан баш тарткан, дип язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа